16+

Бу яшьләр өметләрне аклармы?

Быелның 1 июнендә Татарстанда «Кадрлар резервы - 2012» дип аталган республика проекты старт алган иде. Безнең җирлектә дүртенче тапкыр уздырылучы бу чара эчтәлеге белән башка еллардагыларыннан шактый гына аерылып тора.

Бу яшьләр өметләрне аклармы?

Быелның 1 июнендә Татарстанда «Кадрлар резервы - 2012» дип аталган республика проекты старт алган иде. Безнең җирлектә дүртенче тапкыр уздырылучы бу чара эчтәлеге белән башка еллардагыларыннан шактый гына аерылып тора.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Кадрлар резервы» республика проектының узган еллардагы башкарма директоры Валентин Шихобалов: «Быелгы проект кысаларында яшь дәүләт хезмәткәрләрен әзерләүгә генә түгел, оста тим-лидерларны (төрле чара-проект менеджерлары) әзерләүгә дә игътибар биреләчәк. Чөнки Татарстанда Бөтенроссия һәм халыкара күләмдәге зур чаралар да еш уздырыла», - дип белдерде.
Моннан тыш, быел беренче мәртәбә «Кадрлар резервы»нда катнашучыларга үзләрен максималь дәрәҗәдә күрсәтүдә ярдәм итү өчен, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче профессиональ тренерлар командасы булдырылган. Иң яхшы утыз катнашучы 11-30 июль көннәрендә Анапада узучы уку-укыту профильле махсус сменасында тренинглар үтә.
Мондый проект республикада 2009 елдан бирле уздырылып килә. Моңарчы үткән өч чараның нәтиҗәләре бик тә уңышлы булган. Проектларның финалистлары бүгенге көндә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру юлында актив эш алып баралар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading