16+

Бурычларың булса, чемоданыңны тутырма да (КИҢӘШЛӘР + КАГЫЙДӘЛӘР)

Бурычларың булса, чемоданыңны тутырма да (КИҢӘШЛӘР + КАГЫЙДӘЛӘР)

Татарстанда 478 кеше суд приставы булып эшли. Алар үзләре үк муеннан бурычка батмаганмы икән?
"Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә биргән шушы соравымнан соң, Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашованың зур кара күзләре "маңгаена менде".
- Приставлар да гадәти түләүләрне башкара, әлбәттә. Ләкин, түләүләр бурычы булган пристав бездә юк. Суд приставлары хезмәтендә мондый хәлгә юл куела алмый,-дип, өздереп, җавап кайтарды Эльвира Лабашова.
Татарстан буенча, кызганыч ки, төрле түләүләр (кредит, салым, алимент, коммуналь хезмәтләр, штрафлар) бурычлары тупланган кешеләр шактый. Түләү бурычлары 10 мең сумнан арткан кеше Россиядән чит илгә командировкага яки туристлык сәфәренә чыгарылмый.
- Быел йөз кеше чемоданнарын тотып, аэропорттан кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды,-дип кисәтте Эльвира Лабашова.
Республика буенча 50 мең 675 кешегә чит илгә чыгу чикләнгән. Аларның гомүм бурычлары 14 миллиард сумнан артык.
Чит илгә командировка яки туристлык сәфәре планлаштырган очракта, Россия Суд приставлары федераль хезмәте сайтындагы "Банк данных исполнительных производств" исемлеге белән җентекләп танышу зарур. Әгәр исем-фамилияң бурычлылар исемлегендә булса, чемоданыңны тутырып та торма.
- Бурычларны кимендә бер ай алдан бетерергә кирәк. Түләү башкарылганлык турында мәгълүмат федераль органнарга, шул исәптән таможняга барып җиткәнче шактый вакыт уза. Түләү башкарганлык квитанцияләрен үзең белән алсаң да зыян түгел,-диде Эльвира Лабашова.
Бурычларымны аэропортта түлим, дип, өметләнеп, юлга кузгалырга ярамый. Суд приставлары аэропортларда махсус акцияләр үткәргән сәгатьләргә туры килгән очракта гына бәхет елмаерга мөмкин. Суд приставлары мондый акцияләрне көн саен үткәрми.
Түләү бурычлары булган кешеләргә карата транспорт чарасын идарә итү хокукын вакытлыча чиләү "җәзасы" да кулланыла.
- Татарстанда 50 мең кеше, түләү бурычларын бетергәнчегә кадәр, транспорт чарасын сатып җибәрә алмый. Ике мең транспорт чарасына арест салынды, - дип искәртте Татарстанның баш суд приставы урынбасары.
Түләү бурычлары булган кешеләргә, транспорт чарасын идарә итүгә вакытлы чикләү, түбәндәге очракларда кулланылмый:
• машина йөртү бурычлы кешенең бердәнбер керем чыганагы булса;
• бурычлы һәм аның гаиләсе яшәгән торак пунктта транспорт элемтәсе начар булып, гаиләдәге машина бердәнбер хәрәкәтләнү чыганагын тәшкил итсә;
• бурычлы кеше инвалидлыгы сәбәпле транспорт чарасыннан файдаланса;
• бурычлы кеше карамагында беренче яки икенче төркем инвалид яки бала-инвалид булса;
• башкарма эш (берничә башкарма эш) буенча бурыч суммасы 10 мең сумнан артмаса;
• бурычлы кешегә башкарма эш буенча бурычны түләүдә соңрак түләү яки кичектерп тору хокукы бирелгән булса.
Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең рәсми сайтында да башкарма эшләр банкы мәгълүматлары белән танышыга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading