16+

Бушка бирмим, сатып ал!

Казанда бакчачылык ширкәте әгъзаларыннан белешмәләр өчен акча каерып утырган рәисне хөкем итәчәкләр. «КМПО» ААҖ коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисе 63 яшьлек Валерий Морозов кешеләрдән ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү фаразлавынча, шушы елның 31 июлендә аңа бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, үзенең шушы бакчачылык әгъзасы булуы һәм үз җир кишәрлеген бакча культуралары үстерү...

Казанда бакчачылык ширкәте әгъзаларыннан белешмәләр өчен акча каерып утырган рәисне хөкем итәчәкләр. «КМПО» ААҖ коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисе 63 яшьлек Валерий Морозов кешеләрдән ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерү фаразлавынча, шушы елның 31 июлендә аңа бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, үзенең шушы бакчачылык әгъзасы булуы һәм үз җир кишәрлеген бакча культуралары үстерү өчен файдалануы турындагы белешмә бирүен сорап мөрәҗәгать иткән. Ир-атка бу белешмә үзе үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрен Казан базарларында сату өчен кирәк булган. Белешмә өчен бакчачылык ширкәте рәисе аннан 2500 сум күләмендә акча таләп иткәч, Морозовның бу эше турында ул хокук саклау органнарына җиткергән. Нәтиҗәдә Морозов акчалар кулына килеп кергәннән соң ук кулга алынган. Тикшерү эшләре барышында аның тагын шундый ике очракка катнашы барлыгы беленгән. Бу турыдагы эш Казан шәһәре Авиатөзелеш район судына юлланган. Ширкәт рәисе исә үзенең гаебен танымый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading