16+

Бушка эшләп йөрмиләрме?

Республикада «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактика чарасының икенче этабы үтте.

Бушка эшләп йөрмиләрме?

Республикада «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактика чарасының икенче этабы үтте.

Легаль булмаган миграциягә, чит ил кешеләрен законсыз нигездә бушлай эшләтүгә чик кую, РФ миграция законнарын үтәү буенча дәүләт күзәтүенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән бу чара барышында чит ил гражданнары һәм бернинди дә гражданлыкка ия булмаган кешеләрнең яшәү урыннары, чит илдән килгән кешеләр көче кулланыла торган эш урыннары тикшерелде. Базарлар, сәүдә предприятиеләре, дача һәм коттеджлар бистәләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә аерым игътибар бирелде. Шулай ук чит ил кешеләренә Россия Федерациясенең миграция өлкәсендәге законнарын төшендерү өстендә дә эш алып барылды.
Тикшерү чаралары барышында чит ил кешеләрен эшләтүче 347 эш бирүче, 1352 чит ил эшчесе, чит илдән килүчеләр күпләп яши торган 2801 урын тикшерелде. Нәтиҗәдә миграция законнарын бозуның 1824 очрагы ачыкланды. Административ тәртиптә ил чикләреннән 40 чит ил гражданы чыгарып җибәрелде, 11707 сумлык штрафлар салынды, Россия Федерациясе дәүләте чикләрен үтеп керүгә ялган мөһерләр ясауның 8 очрагы ачылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading