16+

Бәя артты, ә хезмәт күрсәтү элеккечә

Казанда 15 февральдән җәмәгать транспортында билет өчен трамвайда - 15, метро һәм троллейбуста - 16, автобуста 19 сум түләтелә башлады.

Бәя артты, ә хезмәт күрсәтү элеккечә

Казанда 15 февральдән җәмәгать транспортында билет өчен трамвайда - 15, метро һәм троллейбуста - 16, автобуста 19 сум түләтелә башлады.

Пассажирлар йөртү белән шөгыльләнүче муниципаль һәм шәхси автопредприятиеләрнең дә хәлләрен аңлыйбыз, әлбәттә. Җәмәгать транспортында юл йөрү бәяләре 2010 елдан соң әле күтәрелгәне булмады, ә дизель ягулыгы бәясе 25 процентка артты. Кергән табышның яртысыннан күбесе запас частьләр һәм ягулык-майлау материаллары сатып алуга китә. Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков әйтүенчә, Казанда автобус шоферларының айлык уртача хезмәт хакы 28 мең 800 сум. Шоферларны бу хезмәт хакы канәгатьләндерми, автопредприятиеләрдәге һәм деполардагы техник эшчеләрнең керемнәре тагын да азрак.
Бәя күтәрелгән икән, димәк, продукциянең яки хезмәт күрсәтүнең сыйфаты сизелерлек яхшырган булырга тиеш. Әмма безнең җәмәгать транспортында моның капма-каршысы күзәтелә. Яңа-җылы автобуста тиешле урыныңа кадәр җәелеп утырып барсаң, 19 сум акчаңны кызганмас та идең. Иртән һәм кичен автобусларның 15 нче, 43 нче маршрутларында, мәсәлән, чын мәхшәр. Казан мэры Илсур Метшин шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәләрдә, җәмәгать транспортында зыялы хезмәт күрсәтү зарур, дип искәртә. Хәзергә зыялылыкның «з» хәрефе дә юк шул. Автобус эчендә кеше өстендә кеше, этеш-төртеш, канәгатьсезлек һәм зар. Халык дулкынын ерып, кондукторлар йөри. Аларның кайберләре пассажирларга карата дорфа кылана.
Казанда «Уңайлы мохит» программасы гамәлгә ашырыла. Бу транспорт тармагына да кагыла. Тик әлегә пик сәгатьләрендә инвалид яки бәби арбасын автобус түбәсенә куйсаң гына инде. Иске трамвайларда җылыту приборлары эшләми. Электр транспортында тукталышлар игълан ителә, ә автобусларда моны кирәк санамыйлар.
...Шушы хәлләргә карап, бәяләрнең артуына тозлап-борычлап «дан» җырлыйсы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading