16+

Быел кышын Казанда 18 урында шугалак, 8 урында чаңгы базасы эшләячәк

Ноябрь ае егерме-утыз ел элек, гадәттә, шыгырдап торган карлары һәм суыклары белән чып-чын кышкы чор була иде.

Быел кышын Казанда 18 урында шугалак, 8 урында чаңгы базасы эшләячәк

Ноябрь ае егерме-утыз ел элек, гадәттә, шыгырдап торган карлары һәм суыклары белән чып-чын кышкы чор була иде.

Узган шимбәдә кыш үзен күрсәтеп алды-алуын: буран шәһәрләрне һәм авылларны карга тутырды. Ләкин, Аллаһы Тәгалә кодрәтендә сәгатьләр эчендә һаваның җылылыгы янә 6-9 градуска кадәр күтәрелде. Казанда ике көн дәвамында сибәләүче яңгыр карны тулысынча эретеп бетерде.

- Казанда бер-ике атна элек үк шугалакларга су сибеп, боз катырылган иде инде. Балаларның сөенешә-сөенешә беренче бозга керүләрен күрсәгез! Бозы гына эреп бетте. Әмма кыш барыбер үзенекен эшли ул, без кышкы спорт сезонына актив кереп китәргә тиешбез, - диде башкала мэры Илсур Метшин бүген "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә.

Шәһәр башкарма комитетының физкультура һәм спорт комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Рамил Хафизов әйтүенчә, Казанда унсигез урында шугалак оештырылачак. Аларда биш мең пар тимераяк прокатка әзерләп куелган. "Ракета" һәм "Хезмәт резервы" стадионнарында ясалма боз ареналары эшли. "Нәфис" компаниясе өченче ел рәттән "Казан-Арена" футбол стадионы янында ике гектарлы шугалак ясый.
Сигез урында чаңгы базасы эшләячәк, прокатка биреп тору өчен 1735 пар чаңгы булдырылган. Горький исемендәге парк, Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлык, Нагорный бистәсендәге каенлык, шулай ук Юдино белән Чебокса бистәләрендәге чаңгы юллары - махсус яктыртылган трассалар.

Тимераяк һәм чаңгы прокаты 60-150 сум. Балаларга - 60 сум. Тимераякны үзең алып килсәң, стадионнарда шугалактан файдалану бәясе 60 сум. Чаңгы трассалары, әлбәттә, бушлай. Тимераяк һәм чаңгы базаларының эш сәгатьләре, спорт җиһазлары прокаты бәяләре турында мэриянең рәсми порталыннан да карарга була.

- Казан буенча 80 урында пластик тартмаларда шугалак ясалачак. Аларда мәктәп укучылары һәм үсмерләр клубларына йөрүчеләр күнегүләр үткәрәчәк. Күнегүләрдән соң, теләге булган һәр кеше пластик тартмалардагы шугалактан бушлай файдалана ала, - диде Рамил Хафизов.

Башкалада өч меңнән артык бала спорт мәктәпләренә йөри, шуларның 1368е-хоккейчылар. Чаңгычылар: Наталья Жукова, Нияз Нәбиев, Денис Исайкин һәм фигуралы шуучы Евгений Ильин Россия җыелма командасына кабул ителгәннәр.

Алда безне "Алтын алка", "Россиякүләм чаңгы узышы" спорт чаралары көтә. Узган ел әлеге массакүләм бәйгеләрдә 31 мең кеше катнашкан, быел 35 меңнән дә артып китәр, дип фаразланыла.

- Казанда спорт белән актив рәвештә шөгельләнү мөмкинлекләре җитәклек. Кышкы спорт чаралары да күп булачак, - дип фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин, - гаилә белән чаңгыга чыгу дуслаштыра, кәефне күтәрә. Без дә гаиләбез белән Бертуган Касыймовлар урамындагы урманлыкка чаңгыда шуарга чыгабыз, - диде ул.

Фото: business-gazeta.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading