16+

Быел республика ифтары үткәрелми

Быел Казанда 16 август көнне оештырылыр дип ниятләнгән республика ифтары уздырылмаячак.

Быел республика ифтары үткәрелми

Быел Казанда 16 август көнне оештырылыр дип ниятләнгән республика ифтары уздырылмаячак.

Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте моны ислам дине әһелләренә һөҗүм итүгә караган соңгы вакыйгаларга бәйләп, иминлек саклау мәсьәләләре белән аңлата. Баштарак хәбәр ителгәнчә, ифтарны үткәрү урыны итеп Спорт сарае яки ипподром күздә тотылган иде. Аны, Кадер кичәсенә багышлап, 16 августта уздырырга теләделәр. Быел ифтарга чакырылучыларның саны да узган елга караганда күбрәк булачак дип көтелде. Ул өч меңләп кешене җәлеп итәргә тиеш иде.
Узган ел «Рамазан-2011» республика ифтары РФ мөселман эшкуарлары ассоциациясе тарафыннан «Казанның 1000 еллыгы» мәйданында үткәрелгән иде. Анда авыз ачу мәҗлесендә 1 меңләп кеше катнашты. Кеше күп килгәнгә, кайберәүләргә хәтта чатырларда урын да булмады. Аларга ланч-бокслар таратылды.
PS. Изге Рамазан аеның соңгы көннәре дә якынлаша. 19 август көнне мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне барлык мәчетләрдә иртәнге сәгать 6.00дә Гает намазы укылачак. «Кол Шәриф» мәчетендә исә ул сәгать 7.00дә булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading