16+

«Быел яшелчә уңышы мулдан булачак»

Явым-төшемнәр күп булса да, мин артык җитди зыян күрмим, - дип белдерде Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашуда. Министр Татарстан буенча кайсыдыр чәчүлекләр юкка чыкты, аларга зыян килде, дип нәтиҗә ясарга ашыкмый.

«Быел яшелчә уңышы мулдан булачак»

Явым-төшемнәр күп булса да, мин артык җитди зыян күрмим, - дип белдерде Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашуда. Министр Татарстан буенча кайсыдыр чәчүлекләр юкка чыкты, аларга зыян килде, дип нәтиҗә ясарга ашыкмый.

- Татарстанның көньяк-көнчыгышында туфрак кирәгеннән артык дымлану турында хәбәрләр булды. Әмма мин бездә ниндидер чәчүлекләр юкка чыкты, үлде димәс идем, - дип белдерде ул.
Ә менә терлек азыгы хәзерләү буенча эшләр, чыннан да, авырдан бара. Бу кыенлыклар оештыру мәсьәләләренә түгел, ә һава шартларына бәйле.

- Чәчүлек мәйданнарында культураларга үсәр өчен җылы да җитеп бетмәде, шуңа күрә терлек азыгы буенча күрсәткечләр әле тыйнак кына. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 7,1 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, узган елда бу күрсәткеч ике тапкыр югары иде. Беренче чабымнан җыеп аласы күп әле, аның вакыты узып бара дисәк тә, эссе, кояш җитмәү эшне бераз тоткарлады. Шулай да, күпьеллык үләннең сусыллыгы шактый югары, печән чабу буенча нык артта калдык димәс идем. Дым запасы бик югары. Метеорологлар алда җылы көннәр вәгъдә итә. 7-8 көн кояшлы булса, күпьеллык үләннең беренче чабымын төгәлләп булачак, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр әйтүенчә, терлек азыгы хәзерләү район җитәкчеләренең эшне ничек оештыруына турыдан-туры бәйле. Дөрес, техника белән кораллану да зур роль уйный. Моннан тыш, терлек саны күбрәк булган районннар азык әзерләү мәсьәләсенә дә җаваплырак карый. Зәй, Актаныш, Саба, Тәтеш, Әтнә районнарында күрсәткечләр яхшы, ә менә Спас, Бөгелмә, Әгерҗе, Мөслим, Менделевск, Кама Тамагында эшләр сүлпәнрәк бара.
- Алар да азыксыз калмас анысы, әмма эшләрне соңрак башкарган саен азыкның сыйфатына зыян килә. Быелгы җәйнең соңрак килүе ул әле терлек азыгы хәзерләүдә дә соңга калдык дигән сүз түгел. Бәлки алдагы кояшлы көннәрдә әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты безнең моңа кадәр азапланып салынган сенажга караганда яхшырак та булып чыгар, - ди ул.

"Яшелчә уңышы мулдан булыр дип уйлыйм"


Көннәрнең яңгырлы торуы яшелчә, җиләк-җимеш үсешенә дә тискәре йогынты ясый. Халык, суган, бәрәңге черемәсме, җиләк-җимешләр булырмы, дип борчыла. Бу, әлбәттә инде, киләчәктә бәяләрнең артуына да китерергә мөмкин, дигән шик тудыра. Министр да: "Татарстанда базарның яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин ителеш мәсьәләсендә шигем юк", - дип белдерсә дә, бәяләрнең берникадәр артуын кире какмый.

- Шәхси хуҗалыкларда да, яшелчәчелек белән махсус шөгыльләнүче хуҗалыкларда да яшелчә, җиләк-җимеш үсеше тоткарланып килә. Ул шаукым кеше күңелендә берникадәр шик уяткандыр дип уйлыйм. Базарга продукция ике атна соңарып чыгуын күздә тотып, ихтыяҗ бар, ә тәкъдим әле килеп җитмәгән дияргә була, бу очракта бәяләрнең берникадәр үсүе мөмкин. Әмма алдагы кояшлы көннәр безнең бу эшне тизләтер һәм без базарны яшелчә, җиләк-җимеш белән җитәрлек күләмдә тәэмин итәчәкбез. Моннан тыш, явым-төшемле һава торышы яшелчәләрнең алдагы чорда үсешен нык тизләтәчәк. Хәтта яшелчә уңышы буенча мин узган еллардан күбрәк уңышка өметләнәм. Бу мәсьәләдә базарның тәэмин ителешендә шигем юк, - диде ул.

"Катлаулы, дымлы урак көтәбез"


Башка елларда комбайннар июльнең урталарында ук уракка төшсә, быел бу эшләр дә чигерелеп килә. Марат Әхмәтов әйтүенчә, быел уракка августның беренче көннәрендә төшәргә планлаштыралар.
- 1 августка кадәр берәр миллион тонна ашлыкны суктырып салып та куя идек. Бик күп хуҗалыклар соңгы елларның урагында киптерү җайланмаларыннан файдаланмады, чөнки иген кырыннан 8-9 процент дымлылыкта икмәк кайтты. Күпме телисең, шуның кадәр сакларга мөмкинлек бар иде. Быел катлаулы, дымлы урак көтәбез. Климатик яктан 1978 елга охшаш дип әйтәләр замандашлар, - диде Марат Әхмәтов.

Министр республиканың икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда махсус эш комиссиясе булдырылганын да билгеләп узды. Аның әйтүенчә, комиссия ындыр табакларында да киптерү җайланмаларының торышын тикшерәчәк.

- Кемнәрдәдер киптерү җайланмасы өчәү булып, бәлки, берсен, икесен генә эшләткән булса, быел барысы да эшкә җигеләчәк. Без быел барлык җайланмаларны тәртипкә китерү бурычын куйдык. Аннан соң хәйран гына өлешне икмәк кабул итү предприятиеләренә урнаштырырга туры киләчәк, чөнки бүгенге көндә икмәкнең торышы гадәти еллардан зуррак уңыш вәгъдә итә. Шулай ук, авыл хуҗалыгы оешмасы һәм икмәк кабул итү предприятиесе арасында йөрү өчен бик күп транспорт җәлеп ителәчәк, шул ук вакытта уракны да өзмәскә кирәк. Быел без транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсенә җитди карыйбыз. Гадәттә, 200-300 техника җәлеп ителә иде, быел уракны өзмәс өчен меңләгән техника кирәк булыр дип уйлыйбыз, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Шушы эшләр өстенә, министр әйтүенчә, быел тимер-бетон траншеяларда консервация ясау технологиясен да киңрәк кулланырга туры киләчәк.
- Урак алдыннан, республиканың төрле зоналарда уракны катлаулы һава шартларында үткәрү тәҗрибәсе, хезмәтне ни дәрәҗәдә оештыру мәсьәләсе каралачак. Ашлыкны траншеяларга консервацияләү уракка мөмкин кадәр иртәрәк төшәргә мөмкинлек бирәчәк. Нәрсә булса да, сентябрьгә чыккан урак икенче инде ул, анда икмәкнең өлгереше дә узган була, уракның сыйфаты да чамалы. Шуңа күрә бик күп факторларны искә алып, быел без уракка ныграк һәм җаваплырак әзерләнәчәкбез, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Министр ике ел дәвамында эшләп килгән киптерү җанланмалары буенча махсус субсидияләр бирү программасы быел да булачагы турында әйтте. Әмма, еллар коры килү сәбәпле, хуҗалыклар ул программа белән егылып шөгыльләнмәгәнен билгеләп узды.

- Ел саен 40-50 шәр җайланма алып барылды, анда 3 әр миллион сумга кадәр субсидия бирелә иде. Быел ул гына да безне коткара алмаячак, чөнки безгә, һава торышы нинди булуга карамастан, 200 шәр йөз мең тонна икмәкне һәр көнне суктырып кайтарырга кирәк булачак. Бу очракта безгә күптөрле ысулларны кулланырга туры киләчәк, - дип белдерде Марат Әхмәтов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading