16+

Бәйрәм хөрмәтенә узышалар

Казанның ат спорты комплексында шимбә көнне зур йөк машиналары ярышачак. Шәһәр мэры призларына уздырылачак ярыш ЮХИДИ хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Бәйрәм хөрмәтенә узышалар

Казанның ат спорты комплексында шимбә көнне зур йөк машиналары ярышачак. Шәһәр мэры призларына уздырылачак ярыш ЮХИДИ хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышлана.

Бәйге Казан шәһәре башкарма комитеты катнашында оештырыла. Ярышның беренче өлешендә катнашучылардан юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен белү таләп ителсә, гамәли өлештә осталыклары чын-чынлап сыналачак. Зур юлларда йөри торган автопоездларны бернинди кыенлыксыз гаражга кертү-чыгару дисеңме, әйләнеш ясаумы, махсус тезеп куйган билгеләр арасыннан йөрүме - барысы да бар. Автопоездны вакытында туктатып өлгерү дә бик мөһим. Ярышка мондый машиналарда инде бер елдан артык эшләү тәҗрибәсе булган ике шофердан торган командалар кертелә. Җиңүчеләр исә барлык сынаулар үтелеп беткәннән соң санап чыгарылган минутлар исәбеннән ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading