16+

Бәйрәм ул эчү дигән сүз

Керәшен татарлары мохите белән күптән якыннан танышасым килеп йөри идем, шуңа күрә дә бу ялда бер иптәш: «Питрауга барабызмы?» - дигәч, ике дә уйлап тормыйча, Җөри авылының Тырлау аланына юл алдым.

Керәшен татарлары мохите белән күптән якыннан танышасым килеп йөри идем, шуңа күрә дә бу ялда бер иптәш: «Питрауга барабызмы?» - дигәч, ике дә уйлап тормыйча, Җөри авылының Тырлау аланына юл алдым.

Баксаң, «Питрау» бәйрәме шул ук Сабан туендагы уен чаралары белән үрелеп бара, әмма, Сабан туеннан аермалы буларак, кичке биштән алып таңга чаклы дәвам итә икән. Аермалыкның тагын бер ягы - кайбер уеннарның елга эчендә үткәрелүе. Белгәнемчә, чукындыру йоласының төп шарты суга чуму белән бәйле. Күрәсең, керәшеннәр мәҗүси бәйрәмебезнең спорт уеннарын шуңа күрә дә су өстенә күчергән. Мәсәлән, капчык сугышы, авыш колга буйлап йөрү кебек уеннарда катнашучылар суга мәтәлә, су өстенә тартылган аркан буйлап үрмәләү, кул белән балык тоту кебек җитезлеккә корылган уеннар бәйрәмнең күрке булып тора. Әлеге ярышлар кояш баеганчы, көн эссе чакны бара. Төнлә үзенчәлекле уеннарның тагын берсе - чучка баласын яки әтәчне кулга төшерү. Калган уен төрләре турында тәфсилләп сөйләп тормыйм.
Тагын бер аерма: Питрау - елга бер генә кат, бер генә урында уза. Шуңа да бик югары дәрәҗәдә үткәрелә. Һәрхәлдә, биредәге мәйданда социаль катлауны аерып куючы киртә ише нәрсәләр юк. Үз үлчәмнәрендә абсолют җиңүче булачак көрәш батырларының да берсенә генә түгел, ә өчесенә дә автомобиль бирелә.
Керәшен татарларының фольклор ансамбльләренең төне буе яңгыраткан көйләрен тыңлап, ярышларын карап, вәт ичмаса бәйрәм итә беләләр, безнең Сабан туендагы кебек көн үзәгендә әлсерәп йөрмиләр, төне буе күңел ачалар, дип, башка дин тотучы милләттәшләремнән бераз көнләшеп тә куйдым.
Бездәге Шәһәр көне (элекке суверенитет алган көн) яки «Тынычлык яратылышы» кебек урам бәйрәмнәренә хас күңелгә тиюче күренешләр дә булмый калмады. Урам дискотекалары узучы мәйданга җыелган яшьләрнең төнгә таба эчелгән сыра шешәләрен аяк астына өюләре - керәшен яшьләренә генә түгел, башка милләттәшләребезгә дә хас булган, берәүне дә бизәмәүче фал. Лыкынганчы эчеп, үз-үзен белештермичә сугышка керә башлаучы яшьләрне махсус билгеләнгән кешеләр берәм-берәм читкә алып чыгып тынычландыра торды.
Бәйрәм тәмамлангач, Мамадышка кадәр машина тотып кайтырга кирәк иде. Без юлга чыктык. Берничә километр кул күтәреп барган арада, яныбыздан бәйрәм кунакларын төяп, берничә автобус та узды. Кул күтәрсәк тә туктамадылар. Шулай бер тукталышта бишләп кеше җыелдык. Ниһаять, без барасы якка юнәлгән тагын бер автобус килә. Монысы туктады. Шунда гына алдагыларның ник туктамаганлыклары аңлашыла башлады кебек. Бирегә әйтерсең лә иң кызмачаларны гына сайлап төягәннәр. Арткы салондагы яшьләр төркеме тәмәке тартып бөтен автобусны төтенгә күмгән, үзләре акыра-акыра җыр сузалар. Салонда исерек егетләр дә, өлкәнәя төшкән апа-абыйлар да, чыгырыннан чыккан егетләрен тынычландырып кайтучы туташлар да бар. Без утыруга, ун минутлап вакыт узмагандыр, арттагылар тиктомалдан сугыш башлады. Акырыш, гауга, кызлар чинаган тавыш... Бер егет, салон уртасында сугышып баручы иптәшенә ярдәмгә килергә теләп, үтәргә урын булмаганлыктан, яланаяк урындык өсләренә, кеше башларына баса-баса килеп, әтәчләнергә тотынды. Шулай автобусны ду китереп кайта торгач, машина эштән чыкты, күрәсең, безне бәйдән ычкынган пассажирлар белән икенче автобуска күчереп утырттылар. Шулар белән Мамадышка кадәр кайттык. Анда сугыш чукмарларын этә-төртә автобустан чыгардылар. Исерек яшьләр әтәчләнүләрен район үзәгендә дәвам итә калды. Кондуктордан: «Мондый хәлләр еш буламы?» - дип сорыйм. «Елга бер тапкыр
Питрауны шулай озатабыз инде. Искә алырлык булсын өчен, ни дә булса кирәк бит», - дип җавап бирде марҗа ханым. Шулай... Илебездәге күпчелек бәйрәмнәрнең ахыры күпләребез өчен сугыш чыгару, айныткычка ябылу яки сырхауханәгә эләгү белән тәмамлана шул.
Россиялеләр өчен «бәйрәм» сүзе «эчү» сүзенә, «эчү» сүзе исә «бәйрәм» сүзенә тиңләштерелә. Ә бәйрәм истә калсын өчен, юләрлек эшләү кирәк. Христиан динен тотучы милләттәшләрем берүк үпкәләмәсен! Чөнки арабызда русның эчүчелек белән бәйле «асыл» йолаларын үзләштергән бөтенләй динсез татарлар да хәттин ашкан...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading