16+

Өч атнада тормыш үзгәрә

Тормышыгызны өч атна эчендә төптән үзгәртергә телисезме? Ә бит бу хәлдән килмәстәй эш түгел. Аның өчен, 21 көн дәвамында бернәрсәдән дә зарланмыйча, беркемне дә тәнкыйтьләмичә һәм гайбәт сөйләми яшәү генә кирәк.

Өч атнада тормыш үзгәрә

Тормышыгызны өч атна эчендә төптән үзгәртергә телисезме? Ә бит бу хәлдән килмәстәй эш түгел. Аның өчен, 21 көн дәвамында бернәрсәдән дә зарланмыйча, беркемне дә тәнкыйтьләмичә һәм гайбәт сөйләми яшәү генә кирәк.

Нәкъ шушы вакыт аралыгында сездә позитив фикер йөртү гадәте барлыкка киләчәк. Ә инде гадәт, белгәнегезчә, бер урнашса, китә торган нәрсә түгел. Бу гап-гади идеяне физик эшне һәм сәяхәтләрне яратучы, Библия тарихын өйрәнүче америкалы Уилл Боуэн тәкъдим иткән. 21 көн дәвамында бернәрсәдән дә зарланмый яшәргә карар кыласың да, кулыңа берәр беләзек киеп куясың. Әгәр дә 21 көн узганчы телеңнән берәр гайбәт, зарлану яки тәнкыйть сүзе төшә икән, беләзекне икенче кулыңа киеп, көннәр исәбен санауны яңадан башларга туры киләчәк. «Зарланусыз дөнья» хәрәкәтендә катнашучы бер генә кеше дә беренче һәм икенче тапкырларда бу 21 көнне шартына туры китереп яшәп бетерә алмаган әле. Үз идеясен кабул иткән кешеләрнең язган хатларыннан чыгып нәтиҗә ясап, Уилл Боуэн шуны ачыклаган: беләзек, кешеләрнең кулына кидерелгәннән соң икенче кулга күчмичә 21 көн торыр алдыннан, 4-5 ай дәвамында кулдан-кулга күчеп йөри икән әле. Баксаң, безгә зарланудан, гайбәт сөйләп, кеше тикшерүдән арынуы шулкадәр авыр икән. Аның каравы, беләзек бер кулда гына тора башлагач, кеше тормышында башланган үзгәрешләр гаҗәпкә калырлык. Образлы итеп әйткәндә, без иңнәребездә күтәреп йөртә торган үпкәләүләр, аңлашылмаучылыклар, ризасызлыклар капчыгы кинәт төшеп кала, караңгы уйлардан корылган пәрдә ертыла - кеше җиңеләеп китә. Кешеләр үзләре дә, аларның әйләнә-тирә мохите дә танымаслык булып үзгәрә, акча янчыклары авырая, сәламәтлекләре яхшыра.
Ни өчен болай буламы? Кешеләр чынлыкта никадәр еш һәм күп зарланганлыкларын үзләре дә белеп бетермиләр. Ә зарлану - кемнәндер яки нәрсәдәндер риза булмау. Зарланган чакта кеше уйларын үзенең ризасызлыгына төби дә, әледән-әле шул ризасызлыкны тормышына чакырып тора. Хәтта үзен оптимист дип санап, караңгы уйларга бирелмәскә тырышучылар да вак-төяктан зарланып алучаннар. Һава торышыннан, иреңнән яки хатыныңнан, сәламәтлегеңнән, этеңнән бераз зарланып алу, бер караганда, әллә ни зур гөнаһ та түгел төсле. Үзара сөйләшкәндә әйтелеп, башкаларга кушылып зарланыша торган нәрсә бит инде болары. Бил сыкрап торганны, этегезнең гөлләрегезне әйләндереп каплаганын беркемгә дә әйтмәскәме инде хәзер, дисезме? Әйтегез. Беренчесе хакында - табибка, икенчесе турында этләрне өйрәтә торган тренерга әйтеп киңәшләшү тыелмый. Дусларга гына зарланмагыз...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading