16+

Чечняда туарга иде, егетләр...

Озакламый язгы чакырылыш башлана. Бу яктан караганда, Чечня егетләрен бәхет баскан. Узган ике чакырылышта алар армиягә бармаганнар. «18 яшьлекләр, Чечняда чакырылыш баруга карамастан, армиягә алынмадылар», - ди Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов. Аның сүзләренчә, частьлар бары тик контракт буенча хезмәт итүчеләрдән генә тупланган. 2011 елның мартында...

Озакламый язгы чакырылыш башлана. Бу яктан караганда, Чечня егетләрен бәхет баскан. Узган ике чакырылышта алар армиягә бармаганнар. «18 яшьлекләр, Чечняда чакырылыш баруга карамастан, армиягә алынмадылар», - ди Россия Кораллы көчләре Генераль штабы башлыгы урынбасары Василий Смирнов. Аның сүзләренчә, частьлар бары тик контракт буенча хезмәт итүчеләрдән генә тупланган.
2011 елның мартында Баш хәрби прокуратура коллегиясе утырышында баш хәрби прокурор Сергей Фридинский армиядә «бабай»лыкның кинәт артуы турында белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, казармаларда Төньяк Кавказ егетләреннән оешкан «милли банда»лар үз тәртипләрен урнаштыралар икән. Апрель уртасында исә Чиләбе өлкәсенең хәрби комиссары Николай Захаров: «Моннан соң Кавказдан һәм Кавказ Республикаларыннан булган егетләрне армиягә чакырмаячаклар», - дип белдерде. Комиссар сүзләренә караганда, бу фәрманны, соңгы айларда кискен арткан милли киеренкелекне «сүндерү» максатыннан, Генштаб биргән. Бу шулай ук армиядә «бабай»лыкны киметүнең бер ысулы буларак та карала.
Сүз уңаеннан, Оборона министрлыгы армия хезмәтен альтернатив төстә үтәргә җыенучылар өчен профессияләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итә. Армияне тулысынча алыштыра торган әлеге хезмәт берникадәр озаграк дәвам итәчәк, билгеле. Альтернатив хезмәтләр исемлегендә элек санитар, табиб, укытучы, урам җыештыручы, машина йөртүчеләр бар иде. Хәзер армиядән котылырга теләгән егетләр официант, курьер яки программист булып та эшләргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading