16+

Четаев урамында – «күке оясы»

Шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, Казан территориясендә рөхсәтсез урнаштырылган киосклар алып ташланыла.

Четаев урамында – «күке оясы»

Шәһәр башкарма комитеты карары нигезендә, Казан территориясендә рөхсәтсез урнаштырылган киосклар алып ташланыла.

Шундый 1700 дән артык «күке оясы» махсус мәйданчыкка озатылган. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов сүзләренә караганда, Казанда теләсә кая урнаштырылган 3 меңнән артык киоск булган, әле бүген дә законсыз килеп «кунаклаган» 500 киоск эшли. Алар берәм-берәм ябылачаклар. Ләкин эшмәкәрләр чигенми, киосклар кире куела.
Четаев урамындагы 41 нче йорт янәшәсендәге агачлыкка да киоск куеп киткәннәр. Әлеге корылма яшеллекне кысрыклаудан тыш, урам-юл хәрәкәтен дә каплап тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading