16+

Чистарту корылмаларына чират җитте

Башкалада 2011 елга кадәр кар һәм яңгыр сулары агу челтәренең 80 процент өлеше хуҗасыз иде.

Чистарту корылмаларына чират җитте

Башкалада 2011 елга кадәр кар һәм яңгыр сулары агу челтәренең 80 процент өлеше хуҗасыз иде.

Нәтиҗәсе мәгълүм: ком һәм чүп-чар белән тыгылып беткән, өлешчә җимерелгән инженерлык коммуникацияләре Казан урамнарында сулар җыелуга китерә башлады. Узган ел 354 километр кар һәм яңгыр сулары агу челтәре, 8500 кое шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты карамагына тапшырылды. «Челтәрнең 50 километр өлеше чистартылды, 700 кое төзекләндерелде», - диде әлеге комитет рәисе Игорь Куляжев.
- Су агу челтәренә кабаттан 700 кое капкачы, рәшәткә һәм яңгыр кабул итү җайланмасы куелды. Янә урлап китүләрне чикләү өчен, кече корылмалар антивандаль, ягъни бикләүле рәвештә эшләнелә, - диде Игорь Куляжев.
Экологияне саклау максатында чистарту корылмалары төзеләчәк. Аларны Һади Такташ урамында (чистартылган суы Түбән Кабанга чыгарылачак), Торфяная урамында (Казансуга агызылачак) һәм Мамадыш трактында (Нокса елгасына җибәреләчәк) төзү башланды. Ләкин, акча җитмәү сәбәпле, әлеге проектлар тукталып тора. Һади Такташ урамындагы чистарту корылмасына шәһәр бюджетыннан 31 миллион сум күчерелгән, эшләрне 2013 елның икенче кварталында ахырына җиткерү ниятләнелә.
Мэр Илсур Метшин: «Кайчандыр без һәр төзелгән йортка сөенә идек, инженерлык коммуникацияләре булмавы да кичерелде. Хәзер инде йорт тапшырылганда, яңгыр һәм кар сулары агу өлешен төзү дә таләп итеп куела», - дип, мәсьәләгә мөнәсәбәтен белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading