16+

Чит ил паспортын тизрәк алыйм дисәң?!

Кырым халкы бу көннәрдә, дәррәү кубып, Украина паспортларын Россиянекенә алмаштыру белән мәшгуль булса, россиялеләр чит ил паспортын (загранпаспортны) эшләтү мәшәкатьләренә чумган. Җәйге яллар сезоны якынлашканда ел саен шундый ажиотаж күзәтелеп ала инде. Аны тәүге тапкыр чит ил паспорты алырга теләүчеләр генә түгел, гамәлдә булу вакыты чыккан паспортларын тизрәк яңага алмаштырырга...

Чит ил паспортын тизрәк алыйм дисәң?!

Кырым халкы бу көннәрдә, дәррәү кубып, Украина паспортларын Россиянекенә алмаштыру белән мәшгуль булса, россиялеләр чит ил паспортын (загранпаспортны) эшләтү мәшәкатьләренә чумган. Җәйге яллар сезоны якынлашканда ел саен шундый ажиотаж күзәтелеп ала инде. Аны тәүге тапкыр чит ил паспорты алырга теләүчеләр генә түгел, гамәлдә булу вакыты чыккан паспортларын тизрәк яңага алмаштырырга...

Галия Нәбиуллина, Казан:
- Кызыбызга 3 яшь, аны үземнең чит ил паспортына яздыра аламмы яки балага аерым паспорт рәсмиләштерергә кирәкме? Минем паспортка яздырганда, моңа күпме вакыт китә һәм күпме түләргә кирәк? Балага аерым паспорт ясатабыз икән, яңа үрнәктәгене генә бирәләрме?
- Баланың үзенә дә яңа паспорт ясатып була, аны әтисе яки әнисенең паспортына да яздырырга ярый. Бу, беренче чиратта, теләктән тора. Балага аерым паспорт ясатуга, өлкәннәрнеке кебек үк, 1 ай вакыт кирәк. Әти-әнисенең паспортына яздырганда, моңа 2 атна да җитә, чыгымы да 200 сумга гына төшә, чират тору мәшәкате дә юк. Моның өчен, гражданнарны кабул итү вакыты тәмамланганда (сәгать кичке 5 ләр тирәсендә) яшәү урыны буенча Федераль миграция хезмәтенең территориаль бүлекчәсенә килеп, әзер документларны тапшырырга гына кирәк. Тик бер нәрсәне белеп тору мөһим: баланы әтисе яки әнисенекендә иске үрнәктәге паспорт булганда гына теркәп була. Кемнең паспортына язылган - аны чит илгә шул гына алып чыга ала. Әгәр әти-әнисенең икесендә дә яңа биометрик паспортлар икән, ул чагында балага аерым паспорт эшләтү юлы гына кала. Балалар өчен чит ил паспортының нинди үрнәктә булуы мөһим түгел: 5 елга иске үрнәктәгесен дә, 10 елга яңа төрдәгесен дә эшләтеп була.
Радик Хәйретдинов, Апас:
- Район-авыл җирләрендә яшәүчеләр чит ил паспортларын үз районнарында ясата алалармы?
- Бүген республика территориясендә яңа буын чит ил паспортларын рәсмиләштерүгә документларны кабул итү зона принцибы буенча урнашкан 19 бүлекчәдә алып барыла. Сез Апас районыннан икән, якындагы андый бүлекчә Буада урнашкан.
Резеда Сәйфуллина, Казан:
- Чит ил паспортын ясатырга гариза тапшыру өчен, кешеләр миграция бүлекчәләренә иртәнге биштән килеп чират алалар, дип ишеткәнем бар иде. Күптән түгел моны дустым үз мисалында раслады. Үземә дә паспорт эшләтеп куясы иде. Бик ашыгыч булмагач, көзге якка дип калдым әле, ыгы-зыгы да басыла төшәр. Бу чиратлардан котылуның юллары юкмы икән?
- Чиратлар белән, гадәттә, документлар тапшыруга алдан язылып куймыйча, турыдан-туры талон алырга килүчеләр очраша. Хәзер андый чиратлар юк диярлек. Паспорт алырга мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - Казаннан. Шуны күздә тотып, узган ел сорау арта башлагач, Чехов ур, 8/2 адресы буенча урнашкан төп офиста гражданнарны кабул итү буенча өстәмә нокталар булдырылган, эш ике сменада оештырылган иде. Быел да, сорау артып киткәндә, эшне шул тәртиптә оештырырга уйлыйбыз. Былтыр чит ил паспортларына сорау февральдә үк үсә башлаган булса, быел алай ук түгел әле.
Чит ил паспортын эшләтергә теләүчеләр, уңайлырак булсын өчен, чиратка ике ай алдан язылып куя ала. Моның өчен, 231-12-12 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Билгеләнгән көнне кирәкле документлар пакетын тапшырырга килүчегә, электрон чират терминалыннан талон алып, чакырганнарын көтәсе генә кала.
Документлар тапшыруга алдан язылу хәзер, телефон аша гына түгел, ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы (uslugi.tatar.ru) аша да алып барыла. Әлеге порталның мөмкинлекләре бик зур. Аның аша загранпаспортка документлар тутырырга, дәүләт пошлинасын түләргә, паспортның әзерлеген дә тикшерергә була. Хәзер Дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләрен кирәкле документларны безгә юллау өчен дә актив файдалана башладылар. Бу ысул татарстанлылар арасында елдан-ел популярлаша бара. Шул юл белән, документлар атнаның теләсә кайсы көнендә тәүлек дәвамында кабул ителә. Төп эшеннән аерылмыйча гына, документларын тиз арада әзерләп юллаучылар өчен бу бик уңайлы хезмәт. Моның өчен, Дәүләт хезмәтләре порталына кереп теркәлергә һәм таләп ителгән барлык документларны электрон формада юлларга гына кирәк. Шуннан соң, 3 көн эчендә, миграция хезмәте инспекторлары Сезнең белән элемтәгә чыгып, документларыгызның төп нөсхәләрен китерергә кушачак. Әлеге төр клиентлар үзләренә уңайлы вакытта аерым кабинетта кабул ителә. Бу яңа үрнәктәге паспортлар эшләтүчеләргә дә, иске үрнәктәгесен ясатучыларга да бердәй кагыла.
Моннан тыш, соңгы елларда загранпаспортка документларны урыннарга чыгып кабул итүне оештыра башладык. Мондый мөмкинлек биометрик портатив комплекс белән тәэмин ителгәч туды. Оешма-учреждениеләрдә паспорт эшләтергә ким дигәндә 20 кеше туплана икән, безнең хезмәткәрләр гаризалар һәм докуметлар пакетын шунда барып кабул итә. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә (дәвалану өчен) чит ил паспорты кирәк булганда да, документларны өйләренә барып кабул итү практикасы кулланыла. Бу очракта бер генә кеше булганда да барабыз, моның өчен, туганнарынның заявка бирүе генә кирәк. Узган ел дәвамында безнең хезмәткәрләр 23 учреждениегә чыгып, паспорт рәсмиләштерүгә 1500 дән артык документлар пакеты кабул итте. Агымдагы елның үткән 3 аенда оешмаларга 4 тапкыр чыктык, 3 кешенең өенә бардык.
Гомумән алганда, 2014 елның беренче 3 аенда Татарстанда чит ил паспортларын рәсмиләштерүгә кагылышлы 60 мең тирәсе документ алынды. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 проценты яңа биометрик паспортлар эшләтергә тели.

Казанда чит ил паспортын рәсмиләштерүгә документлар кабул итү урыннары:
Чехов урамы, 8/2 (төп офис);
Побежимов урамы, 39 (Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү районыннарында яшәүчеләр өчен);
Имәнлек урамы, 5а (Идел буе районында яшәүчеләр өчен);
Патрис Лумумба урамы, 52 (Совет районы).


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading