16+

Чын егетләр эше

Бу көннәрдә башкалабыз полиция идарәсе хезмәткәрләренең эше аеруча тыгыз. Конфедерацияләр Кубогы кысаларында узучы футбол уеннарының тәртипле үтүен тәэмин итәргә тиеш алар. Махсус форма кигән кизү торучы патрульләрнең шәһәр урамнарында ешрак күренүе шуның белән бәйле.

Чын егетләр эше

Бу көннәрдә башкалабыз полиция идарәсе хезмәткәрләренең эше аеруча тыгыз. Конфедерацияләр Кубогы кысаларында узучы футбол уеннарының тәртипле үтүен тәэмин итәргә тиеш алар. Махсус форма кигән кизү торучы патрульләрнең шәһәр урамнарында ешрак күренүе шуның белән бәйле.

Дөрес, шәһәр идарәсенең полиция участогы инспекторлары (халыкча әйтсәк, участковыйлар) мондый тынгысызлыкка әллә ни аптырамыйлар. Башка көннәрдәге эш киеренкелеге дә бүгенгесеннән ким түгел, диләр. Әйтик, 3нче «Елга арты» полиция участогында бүлек җитәкчесе майор Рөстәм Хаялиев бу көннәрдәге мәшәкатьләрен болай аңлатты:
- Әлеге футбол чемпионаты казанлылар өчен үзенә бер төрле спорт бәйрәме инде ул. Андый җыеннарда тәртип саклау өчен полиция идарәсе үткәрә торган махсус чараларда без дә катнашабыз, әлбәттә. Әмма бәйрәм килә дә гөрләп үтеп тә китә. Көндәлек хокук саклау эшләрендә дә йомшаклык күрсәтергә ярамый. Хокук сагында торучы егетләрнең - участок инспекторларын күздә тотам - сирәгәймәвен халык һәм аеруча кырын эшкә шомарганнар күреп-белеп торсыннар. Хәзер без ишегалларында торган иске машиналарны барлап чыгарга керешәбез. Искегә кем тисен дип уйлаган беркатлы хуҗасы айлар буе якын килмәгән машиналарны һәр ишегалдында күрергә мөмкин. Аларның хуҗаларын табып кисәтергә кирәк. Сакка куйсыннар. Югыйсә, каракларның кулга төшерүләре бар. Районда ниндидер «эшмәкәрләр» шундый онытылган машиналарга күз салган икән, кеше әйберен тимер-томырга тапшырып, тиз генә акча юнәтмәкче болар. Әгәр без кичектергесез чара күрмәсәк, бу кырын эш йогышлы чир кебек таралачак.
Полиция идарәсенең 3нче «Елга арты» бүлеге участок инспекторлары бүлеге башлыгы полиция майоры Рөстәм Хаялиев белән мин менә шундый кызу эш арасында очраштым.
Кала тынычлыгы участокларда хокук бозуларга чик куючы инспекторлар тырышлыгы белән тудырылуы яхшы мәгълүм. Эшләре күп аларның. 22 участок инспекторы һәм җиде балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләүче инспектордан торган бүлек хезмәт күрсәткән мәйданда 370 күп фатирлы торак йорт, 1500 шәхси өй һәм сигез бакчачылык ширкәте керә.
Инде җитәкченең үзе белән дә танышыйк. Рөстәм Илдус улы инде тугыз ел участок инспекторы булып эшли. Ике югары белемгә ия: башта Казан педагогия институтын тәмамлап, математика укытучысы дипломын ала, аннары Казан юристлар институтын тәмамлап, югары белемле юрист була. Үзе әйтүенчә, полиция хезмәтенә яшьли кереп чарланса да, аның эшендә педагоглык, ягъни кешене тәрбияләү өстенлек ала. Майор аны үзенчә кисәтү-профилактика чарасы дип атый.
- Безнең төп бурыч - хокук бозуны, җинаятьне булдырмау. Менә шуннан килеп чыга да инде алдан кисәтү зарурлыгы. Кеше беренче тапкыр юлдан тайпыла икән, аңа тагын шулай дәвам итсә нәрсә көтәчәген ныклап аңлатырга кирәк. Әгәр соңарсак, җәзасыз котылырга мөмкин икән дигән ялгыш фикер ныгып урнашуы бар. Ә инде ныклап аңлаткач, күп очракта нәтиҗә уңай була. Беркемнең дә ирекне төрмәгә алыштырасы килми. Әйтик, иң киң таралган җәнҗал - гаилә ызгышын алыйк. Ул бит күбесенчә исерекләр арасында килеп чыга. Аек кеше талашса да чыгырдан чыкмый, туктый белә. Эчкечелек - төп бәла. Аракы белән мавыкканны алдан айнытырга, эчмәскә өндәргә кирәк. Бусы иң авыры, шуңа күрә һәр опорный пунктта җәмәгать советы оештырылган. Аның составына район хакимияте белгече, торак йорт коммуналь хуҗалыгы вәкиле һәм участок инспекторы керә. Чын-чынлап тотынгач, җәмәгатьчелек тырышлыгы белән, кешене акылга утыртырга була.
- Хәзерге вакытта сезнең участокта кисәтелгән кешеләр күпме?
- Безнең бүлектә 1100 кеше исәптә тора. Алар белән даими эш алып барыла.
- Үзәккә үткән берәр очракны искә төшерсәк...
- Әлеге дә баягы эчкечелек тәмам теңкәгә тия. Аның аерым очрагын сөйләүдән мәгънә юк. Алда әйткән исәптә торучыларның күбесе исерек килеш ахмаклык кылган бит. Эчкечене айнытуы бик кыен. Мөгаен, безнең районның иң зур бәласедер дә әле ул. Күргәнегезчә, мондагы халык узган гасырның 70нче елларында ук төзелгән иске йортларда яши. Кешечә рәхәт яшәргә кызыга алар да. Телевизор күрсәтеп тора бит матур торакларны, уңайлы яшәү шартларын. Ә моңа ирешү өчен акча кирәк. Менә шул проблеманы хәл иткәндә, ялгышлыклар ясала да инде. Бернәрсә дә барып чыкмагач, күбесе кайгыдан аракыга тотына.
- Турысын әйтик, эшегез күңелле түгел. Югары белемле педагог Рөстәм Хаялиев ни өчен бу мәшәкатьле эшне сайлады икән?
- Институтны тәмамлагач ук мин милициягә эшкә кердем, участок инспекторы булып. Мине, шунда бар, дип, беркем дә димләмәде, үзем сайладым. Мөгаен, гаиләбездәге тәрбия, әти йогынтысыдыр бу дип уйлыйм. Ул безнең гадел кеше - әрсезлекне, кырын эшләрне җене сөйми. Хокук бозуларны күрсә, аның бик нык ачуы килә иде. Без үскәндә, төрле җинаятьләр, кыйнау-талаулар, гомумән, хокук бозулар күп була иде бит. Ә беренче чиратта кемне кыерсыталар? Әлбәттә, үзен яклый алмый торганнарга эләгә. Менә шуларга ярдәм итәсе килә иде. Кешене тәрбияләп үзгәртергә була. Берәү дә җинаятьче булып, бур-карак булып тумый. Вакытында ярдәм кулы сузу кирәк.
- Туры юлга басарга булышкан кешеләрдән рәхмәт сүзе ишеткәнегез бармы?
- Исерекләр, җәнҗалчылар һәм хокукны санга сукмаучылар арасында кайнагач, рәтле кеше очратмыйбыз дип уйлыйсыздыр инде. Шактый ишетәм мин андый яхшы сүзне. Хәтта җитәкчелеккә дә хат юллыйлар. Үз чиратында аннан рәсми төстә рәхмәт кәгазе килә. Бу турыда күп сөйләү - тыйнаксызлык, сез сорагач кына бер-икесен әйтеп үтим. Беренче елны эшләгәндә беренче тапкыр ишеткән рәхмәт сүзен әле дә онытмыйм. Бер әби участокка елап килеп керде. Базарда мең сумын алдап алганнар. Барып тикшереп карагач, сатучы кайтарырга мәҗбүр булды. Кемгә ничектер, пенсионер әби өчен зур акча иде ул. Җитмәсә акча кысылган кризис елы да иде. Әбинең сөенгәнен күргәч, үзем дә куандым, әлбәттә. Аннары сигез балалы бер үзбәк кешесенә ярдәм иттем. Оланнарын балалар бакчасына урнаштырырга, яше җиткәннәрен мәктәпкә укырга кертергә кирәк бит. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәмне алу өчен «Вид на жительство» дигән документ алудан башларга кирәк иде аңа. Казанда туып-үсмәгән. Нинди кәгазьләр таләп ителүен дә, нинди оешмаларга йөрергә кирәклеген дә белми бу. Мин аны җитәкләп йөрттем һәм чагыштырмача тиз арада тиешле документларын җыйдык.
- Сүзебезне шушында тәмамларга да булыр иде, ашыгасыз да... Әмма күрәм, сезне көткән иптәшләрегезнең һәрберсенең бил каешында пистолет кобурасы эленгән. Иптәш майор, үзегез эшләгән вакытта берәр тапкыр корал кулланырга туры килдеме?
- Юк. Корал егетләргә үз-үзләрен яклау өчен бирелә. Егетләр эшне андый кискенлеккә җиткерергә тиеш түгел. Полиция инспекторы ул - профессионал, ул кискен хәлне дә чиккә җиткермичә алдан туктата белергә тиеш. Әйтәм бит, үземнең эшләү вакытымда төрле җәнҗаллар күрергә туры килде миңа, әмма аларны якалашмыйча тыныч кына хәл итә алдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading