16+

Чын кыш сагындыра: карда ауныйсы, итек киясе килә!

Тиздән Яңа ел, ә урамда кышның исе дә юк! Яуган карга сөенергә дә өлгермисең, икенче көнне үк яңгыр эретеп бетерә.

Чын кыш сагындыра: карда ауныйсы, итек киясе  килә!

Тиздән Яңа ел, ә урамда кышның исе дә юк! Яуган карга сөенергә дә өлгермисең, икенче көнне үк яңгыр эретеп бетерә.

Бу атнада да Казанда декабрь аенда гомер булмаган җылы һава торышы күзәтелде. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 22 декабрьдә башкалада 3,8 градуска кадәр җылы булган. Тарихта бу беренче тапкыр, рекордлы 1957 елда да һава температурасы 2,8 градустан артмаган.

Кышкы аномаль җылылык кеше организмына начар тәэсир итә. Күпләр баш авыртуыннан, кан басымы күтәрелүдән зарлана. Табиблар исә, мондый вакытта авыр физик эшләрдән тыелып торырга киңәш итә. Көннәр суытмау аркасында Татарстанда боз кичүләре дә тиешенчә эшли алмый. Әле менә шушы көннәрдә генә, Идел елгасы аша Яшел Үзән - Түбән Вязовой боз кичүе ябылуы турында хәбәр иттеләр. Яшелүзәнлеләр Иделнең икенче ягында урнашкан авылларга кайтыр өчен Казанга кадәр килергә, озын юл урарга туры килә, дип зарлана. Боз кичүенең кайчан ачылуы да билгесез.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә бозга керүдән тыелып торырга киңәш итә. Һава температурасы 0дән югары булганда боз аеруча куркынычка әйләнә, ди. Идел һәм Чулман кебек елгаларда боз калынлыгы әле 2-3 сантиметрдан да артмый, икән. Аның каравы, балыкчылар бернидән дә курыкмый бугай. Боз өстеннән су агып торса да, балык тотуларын белә алар. Югыйсә, бу кышта Татарстанда 5 кеше боз астына китеп үлгән инде. 45 балыкчыны батудан коткарырга туры килгән.

Ничек кенә булмасын, кыш безгә килергә ашыкмаса да, шәһәрдә Яңа ел кәефен тудырырга тырышалар, кышны халык үзе ясый. Бер ишегалдында кар бабайны пластик стаканнардан әмәлләп куйганнар. Урамнарны аллы-гөлле "киенгән" яшел чыршылар бизәп тора. "Әкият" курчак театры каршында да гадәттәгечә "боз шәһәрчеге" булачак дип вәгъдә итәләр. Моның өчен боз кисәкләрен елгадан махсус җиһазлар белән кисеп алырга туры килә икән. Быел "боз шәһәрчеге" "Кар патшабикәсе" темасына багышланачак. "Шәһәрчек"не 29 декабрьдә тапшырырга ниятлиләр.

Һава торышына килгәндә, әллә ни үзгәрешләр көтелми. Бүген, 24 декабрь көнне башкалада 3 градуска кадәр җылы булачак. Синоптиклар фаразлавынча, атна буе гадәттән тыш җылылык сакланачак әле. Якшәмбегә азрак кар вәгъдә итәләр. Их, чын кыш сагындыра бит, җәмәгать, карда ауныйсы, итек киясе килә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading