16+

Чын җүләрләр бәйрәме

«Томатина» бәйрәме билгеләп үтелә башлаганнан соңгы 70 ел эчендә бер кирәкмәгәнгә изеп сытылган помидорлардан күпме кетчуп чыккан булыр иде икән?! Килеп чыккан санны укып аңларга баш та җитмәскә мөмкин. Буньоль шәһәрендә оештырыла торган бу бәйрәмдә аны 100әр тонна сыталар бит! Әмма испанлылар күңеллелекне яшелчәдән өстен күрә инде. Берничә мең олы...

Чын җүләрләр бәйрәме

«Томатина» бәйрәме билгеләп үтелә башлаганнан соңгы 70 ел эчендә бер кирәкмәгәнгә изеп сытылган помидорлардан күпме кетчуп чыккан булыр иде икән?! Килеп чыккан санны укып аңларга баш та җитмәскә мөмкин. Буньоль шәһәрендә оештырыла торган бу бәйрәмдә аны 100әр тонна сыталар бит! Әмма испанлылар күңеллелекне яшелчәдән өстен күрә инде. Берничә мең олы...

«Томатина» бәйрәме билгеләп үтелә башлаганнан соңгы 70 ел эчендә бер кирәкмәгәнгә изеп сытылган помидорлардан күпме кетчуп чыккан булыр иде икән?! Килеп чыккан санны укып аңларга баш та җитмәскә мөмкин. Буньоль шәһәрендә оештырыла торган бу бәйрәмдә аны 100әр тонна сыталар бит! Әмма испанлылар күңеллелекне яшелчәдән өстен күрә инде. Берничә мең олы кешенең, балалыкка кайтып, пычранып ятуыннан да күңеллерәк нәрсәнең булуы мөмкинме соң! Халык акылыннан шаша: помидор атыша, елга булып аккан сокта коена, ауный-тәгәри...
Ничек тырышмыйсың, помидор «сугыш»ы барган берничә сәгать эчендә Буньольне шул дәрәҗәдә пычратырга кирәк ки, урамны ике ай дәвамында җыештырырга тиешләр. Кагыйдәсе шундый!
Бәйрәмнең төп кагыйдәсе помидорны ыргытыр алдыннан изәргә кирәк. Алай итсәң, согы ераккарак чәчри. Иң кирәклесе исә өлгерүнең аргы чигенә чыккан помидорлар.
Һиндстанда үткәрелә торган «Холи» яз бәйрәме дип атала. Әмма үз күзләре белән күргәннәр моны да акылдан язганнар бәйрәме дип санар иде. Бер-берләре өстенә күзне чагылдыра торган җете төстәге порошок сибеп, җүләрләрчә көлешүчеләрне башкача ничек аңларга. Әмма бу көнне бөтен ил бәйрәм итә. Аллы-гөлле төскә кергән миллиардлаган кеше, маймыллар кебек, рәхәтләнеп, сикереп йөри. Никадәр күбрәк төсләргә манчыласың - сиңа шулкадәр бәхет явачак. Бәйрәмгә бары тик аклы кием киеп килмәскә генә кирәк.
Таиланд Яңа елына үпкәчел кешеләргә барырга киңәш ителми. Башыгызга бер чиләк кое суы капласалар да, затлы киемнәрегезне пычратып, битегезгә балчык сылап китсәләр дә, үпкәлисе түгел. Усаллык белән эшләнми бит, йоласы шул. Сулы чиләк сезне һәр чатта көтеп торачак. Яңа елда кешегә су сибү аларда аңа зур бәхетләр теләүне аңлата.
Исерткеч эчемлекләрнең кешеләргә батырлык өстәгәнен Испаниянең Аро шәһәрендә күптән беләләр икән инде. «Batalla del Vino» дип исемләнгән кызыл шәраб бәйрәмен монда инде 600 ел рәттән оештыралар. Кешеләр һәр елның 29 июнендә үткәрелә торган бу бәйрәмгә барырга атлыгып торалар. Таң белән торып, су белән ата торган пистолетлар тотып, ак киемнәр киеп махсус тауга киткән кешеләр ул көнне өйләренә үз аякларында кайтып керми инде. Пистолетны, патрон урынына, шушы якларда гына җитештерелә торган риоха шәрабы белән «коралар». Атканда, каршы як сугышчыларының нәкъ авызларына төзәп атарга тиешләр. Бәйрәм сугышчылар исереп «үлеп» беткәч кенә туктый.
Барлыкка килүе белән Чарли Чаплинга рәхмәтле булырга тиешле торт ыргыту бәйрәмен дә акыллыларныкы дип әйтеп булмый. Англиянең Коксхет авылында яшәүчеләр бу идеяне нәкъ менә Чаплин катнашындагы фильмнардан алганнар дигән фикер бар. Бер-береңә торт ыргытышу ярышын биредә хәтта спорт төре итеп карыйлар. Коксхетта торт ыргыту буенча дөнья чемпионатлары да 1960 елдан башлап үткәрелә. Анда катнашырга теләүчеләр кимеми генә түгел, артканнан-арта гына бара икән. Шулай булмый хәле дә юк, монда, җиңүдән бигрәк, катнашуы кызыграк бит. Беренчелекне ала алмасаң да, туйганчы торт белән сыйланачагың бәхәссез.
Бразилиянең Парати шәһәрчеге халкы ел саен үткәрә торган пычрак бәйрәмен Бразилия карнавалы дип тә атыйлар. Әмма бусы Риода үткәрелә торган матур карнавалның нәкъ киресе. Алтынлы, каурыйлы, чәчәкле-чуклы киемнәр урынына, кешеләр бары гап-гади купальниклар кияләр, җырлы-биюле парадны Джабакуара күленең файдалы үзлекләре билгеле булган пычрагына бату алыштыра. Ярымшәрә, җиңелчә исереп киткән, баштанаяк пычранып беткән яшьләр таңга кадәр рәхәтләнеп бәйрәм итә. Әмма бәйрәмгә парлап килүчеләр кертелми.
Греклар үзләренең иң пычрак «Онлы сугыш» бәйрәмен үткәрү өчен ни өчен «Чиста дүшәмбе»не сайлады икән? Галаксиди авылында үткәрелә торган бәйрәм дүшәмбе көнне 19 сәгатьтә башлана. Шартлы сигнал бирелгәннән соң, авыл халкы һәм тамашаны күрер өчен махсус килгән туристлар урамнарга сибелә. Иске-москыга төренеп, авыз-борыннарына он тузаныннан саклану битлекләре кигән, җилкәләренә онлы капчык аскан затларны кешеләр дип әйтергә тел әйләнми. Авыл урамы буйлап тилеләрчә чабып йөргән бу адәмнәр очраган бер кешене, күзләренә күренгән һәр нәрсәне онга батыруны изге бурычлары итеп саный. Бу сугышта җиңүчеләр булмый. Уйнап туйгач, барысы да, җыелышып, диңгездә коеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading