16+

Cтудентларга эш эзләр чак җитте

Татарстанда, эшсезлектән яклау көне уңаеннан, яшьләргә эш табарга ярдәм итү өчен кайнар линия ачылган: 231-82-25. Ул иртәнге сәгать уннан кичке бишкә чаклы эшли икән.

Cтудентларга эш эзләр чак җитте

Татарстанда, эшсезлектән яклау көне уңаеннан, яшьләргә эш табарга ярдәм итү өчен кайнар линия ачылган: 231-82-25. Ул иртәнге сәгать уннан кичке бишкә чаклы эшли икән.

- Бер тәүлек эчендә йөздән артык шалтырату булды. Бу - кайнар линиянең кирәклеге һәм яшьләргә эшкә урнашуда чыннан да ярдәмче булуы турында сөйли.
Вакансияләр базасында 2085 вакантлы урын бар, - дип җиткерде республика студентларының хезмәт отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында үткән брифингта.
Р.Садыйковның әйтүенчә, студент отрядларының эшчәнлеге күләм ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үскән. Алар катнашмаган эшләр юк диярлек. Аеруча төзелеш өлкәсендә. Быел бу нисбәттән Казандагы Универсиада-2013 объектларын төзеп бетерүне оештыру, ипотека программасы кысаларындагы йортларны торгызу, республика буенча мәдәният йортларын сафка бастыру, «Танеко» нефть эшкәртү заводын төзүдә катнашу һ.б. каралган. Атна башыннан студентларның бер төркеме Казандагы футбол стадионы төзелешендә катнаша башлый. Алар аена 15-21 мең сум акча эшли алачак. Сочидагы кышкы Олимпиада уеннары объектлары төзелешенә дә студент төркемнәре туплау бара. Шулай ук 1 июньнән Краснодар өлкәсендәге курортларда әйдаман, коткаручы, физик күнегү инструкторлары, туристлык, аш пешерү, савыт юу эшләренә дә студентлар кабул ителә башлый. Боларында әллә ни зур акчалар эшләп булмый, билгеле, шулай да рәхәтләнеп ял итәргә дә мөмкинлек тудырыла. Быел студентларны Болгар һәм Свияжск тарихи-архитектура объектлары төзелешенә дә җәлеп итәчәкләр. Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә, авыл хуҗалыгы тармагына да эшче төркемнәр оештырып җибәреләчәк. Алар агросәнәгать комплексларында, ферма һ.б. объектларда хезмәт куячак. Ә иң зур керем ерак сәяхәтләрдә йөрүче поезд вагоннары проводникларына тәтеячәк. «Адлер, Новосибирск, Сочи, Екатеринбург, Тагил һәм башка ерак шәһәрләргә юл тотучы поезд проводниклары, аена 23 мең сум акча эшләү белән беррәттән, ил буйлап сәяхәт тә итә алачак», - дип саный Ринат Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading