16+

Данил – бүгенге көн герое

Чаллыда 5 майда балалар катнашында булган фаҗига республика халкын тетрәндерде. Энтузиастлар бульварындагы фонтанда кулын юып алырга ниятләгән 9 яшьлек Андрей Чурбановны ток суккан иде. Малайны коткарырга дип ярдәмгә килгән 12 яшьлек Данил Садыков та токка тотыла. Нәтиҗә аянычлы: Данил хастаханәдә үлә. Аны Дан аллеясына җирләделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә...

Чаллыда 5 майда балалар катнашында булган фаҗига республика халкын тетрәндерде. Энтузиастлар бульварындагы фонтанда кулын юып алырга ниятләгән 9 яшьлек Андрей Чурбановны ток суккан иде. Малайны коткарырга дип ярдәмгә килгән 12 яшьлек Данил Садыков та токка тотыла. Нәтиҗә аянычлы: Данил хастаханәдә үлә. Аны Дан аллеясына җирләделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә озатылган Андрейның да хәле бик авыр була. Беренче дүрт көндә аңына килмичә комада яткан малай, бәхеткә, хәзер тернәкләнеп килә.
Чаллы мэры Васил Шәйхразиев һәлак булган Данил Садыковны Батырлык ордены белән бүләкләүне сорый. РФ тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да шундый ук башлангыч белән чыккан иде. «Үз гомерендә әле тагын күп изгелекләр кылырга мөмкин булган малайның үлеме безгә - өлкәннәргә сүзсез шелтә. Өлкәннәрнең дә һәрберсе бәлагә эләккән кешене коткарыр өчен белә торып шундый адымга бара алмый әле. Ә Данил моны булдыра алды. Ул батырлык кылды. Гомере бәрабәренә 9 яшьлек малайны коткарды», - диелә тикшерү комитеты релизында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading