16+

Әдилә Сәфәрова: Декрет ялында булсам да, тик торганым юк

ТНВда "Манзара" тапшыруында "Зәвык" һәм "Дәрья" сәхифәләрен алып баручы Әдилә Сәфәрованың хәлләрен белештек: - Нәргизәбезгә 2 май көнне дүрт ай булды, - диде Әдилә, - Улыбыз Сабирның 4 яшьлек туган көнен туганнарның балаларын җыеп, гөрләтеп уздырдык. Күңелле булды! Декрет ялында булсам да, тик торганым юк. Буш вакытым булу белән кул...

ТНВда "Манзара" тапшыруында "Зәвык" һәм "Дәрья" сәхифәләрен алып баручы Әдилә Сәфәрованың хәлләрен белештек:
- Нәргизәбезгә 2 май көнне дүрт ай булды, - диде Әдилә, - Улыбыз Сабирның 4 яшьлек туган көнен туганнарның балаларын җыеп, гөрләтеп уздырдык. Күңелле булды!
Декрет ялында булсам да, тик торганым юк. Буш вакытым булу белән кул эшләренә утырам. Чәчәктән букетлар, картиналар ясау белән шөгыльләнәм. "Ярдәм" мәчетендәге "Энҗе" конкурсында тагын катнашырга исәп. Узган ел шул бәйгедә катнашкач, Коръән бүләк иткәннәр иде. Шкафта тора, укый белмәгәч, ул якка күз ташлавы да оят. Шуңа күрә интернеттан видео дәресләр аша гарәп язуы өйрәнә башладым. Коръәнне укый белү, гомумән, дин белән яшәү кеше тормышына бик кирәк.
Татар телендә чыгучы газеталарга да языштыргалыйм. Декрет ялында язу онытылмасын дим инде үземчә.
Бик яраткан бер шөгылем бар: миләүшә гөлләре тәрбиялим. Берара бетеп тә тордылар, хәзер тагын җыя башлыдым. Ун төрле сорты бар. Әнидән миңа, миннән әнигә күчереп йөриләр шулай. Авылга кайткан саен гөл ташыйбыз. Инде ирем Данил көлә: "Юлда гөлсез йөреп булмыймыни ул", - ди. Гөл, чәчәксез яши алмыйм инде мин. Бөтен дөньяны чәчәккә күмәр идем. Бер төрле туфрактан төрле һәм матур әйбер үсеп чыкканына шаккатам. Аллаһы хикмәте шул инде менә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading