16+

Дөнья дилбегәсен кулга алырга алмаш үсә

Ел саен Татарстан үзенә дөньяның иң сәләтле, актив, инициативалы студентларын җыя. Президент кампусы җәйге академиясе быел да ике атна эшләде.

Дөнья дилбегәсен кулга алырга алмаш үсә

Ел саен Татарстан үзенә дөньяның иң сәләтле, актив, инициативалы студентларын җыя. Президент кампусы җәйге академиясе быел да ике атна эшләде.


Бер көнең икегә тиң

Президент кампусы - уникаль белем бирү проекты. Яшьләр биредә чит ил, федераль дәрәҗәдәге эшмәкәрләр, министрлар, җитәкчеләр белән аралаша, фикер алыша. Шуны әйтергә кирәк, Кампус ябык территория - монда теләсә кем эләгә алмый, ә кайбер лекцияләрне хәтта социаль челтәрләргә дә кертергә ярамый. Кайда нәрсә барганын да бик төпченеп сорагач, үтә дә кыйммәтле сер итеп кенә чишәләр.
Кампус директоры Наталья Демидова сүзләренчә, бу - ­Россия Президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәү­ләт хезмәте академия­сенең чираттагы халыкара проекты.

- Быелгы Кампус «Эшмә­кәрлек. Идеядән уңышка та­ба» дигән темага багышланган. Ел саен 200гә якын кеше җыябыз. Алар 13 көн дәвамында 12 командага бүленеп эшли. Кейслар чишә, параллель рәвештә остаханәләрдә катнаша, лекцияләр тыңлый, дискуссияләр үткәрә. Соңгы көнне төрле мәсьәләләрне чишәргә ярдәм иткән проектларын тәкъдим итә. Яшьләр шулкадәр креатив, һичшиксез, монда туган берәр идея тормышка ашырылыр. Катнашучылар - 19-22 яшьләр ти­рәсендә. Нәрсәгә булса да ирешү өчен бу иң «тәмле», продуктив вакыт. Быел проектлары сыйфат ягыннан да шактый саллы күренә, - диде Наталья Демидова.
Лагерьда яшьләр белән әйдаманнар эшләсә, биредә тьютер белән модераторларга таянасың. Аларның барысы белән дә Евгений Миронов җитәкчелек итә.

- Монда ике атна бер айга тиң. Шушы кыска гына вакыт эчендә син күбрәк нәрсәгә өйрәнәсең, күбрәк эш башкарасың. Модератор белән тьютер - яшьләрне эшкә юнәлдереп җибәрүче. Алар укытучы түгел, бу вазифаны мин тренерлык эшенә тиңлим. Чемпионнарны әзерләгән тренер берничә адым алдан күрә белергә тиеш, - ди Евгений Миронов.

Кампуска кадәр дә, аннан соң да сыныйлар

Егерме елдан бу яшьләр дөнья белән идарә итәчәк дип ышана оештыручылар. Кампуста салган белем орлыклары зур идеяләр булып шытып чыгарга тиеш. Башка форумнар, җыеннар кебек массалы продукт түгел бу. Кампусны тәмамлаган һәр кеше белән индивидуаль эш алып барыла. Уңышка да бары тик санаулы кеше генә ирешәчәк. Кампус­ка кадәр дә, Кампусның үзендә дә алар зур сынау узарга, моңа лаек­лы булуларын дәлилләргә тиеш.

Узган ел проектта катнашкан Диас Шәрәфиев тә нәкъ менә шул сынауны уза алган. Былтыр Кампус конфликтлар темасына багышланган булган. Бер көнне катнашучылар белән оештыручылар арасында чып-чын конфликт чыккан. Диас үз командасында булган чит ил дустын яклаган. Конфликтны ике як та отарлык итеп чишәргә тырышкан. Оештыручылар моны ошатмаган, егеткә эләккән дә. Ләкин егет, командасы белән, үзләренең хаклы булуын дәлилли алган. Шунда Диасның активлыгына сокланып, республиканың элекеге премьер-министры Илдар Халиков аны быел проектка модератор буларак чакырган. Бу - Кампус тарихында беренче зур искәрмә, чөнки моңа кадәр бер катнашкан кеше проектка кире кайта алмаган.

- 2013 елда мин «Иҗади яшьләр академиясе»нең «Кадр­лар резервы» проектында катнаштым. Бу миңа үземне үстерү юнәлешендә эшләү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты. Шунда дусларым да Кампуска яхшы гына «рек­лама» ясады. Илдар Халиков биргән мөмкинлек тә көтмәгәндә булды. Мин тагын шелтәләрләр, әрләрләр инде дип көтеп торганда, кинәт сәхнәгә мендем. Проект миңа дөнья буйлап фикердәшләр, дуслар табарга ярдәм итте. Бу - тормышка карашыңны үзгәртә торган җир. Дөньяның иң яхшы спикерларының лекцияләрен тыңлау да ни тора! Мәсәлән, берничә көн элек без Россия элемтә министры Николай Никифоров белән очраштык. Ул безне G20 («Большая двад­цатка» - икътисады үсеп килүче илләрнең хөкүмәт һәм үзәк банклар җитәкчеләре клубы. - Авт.) булган әле табадан гына төшкән хәбәрләр белән таныштырды. Мондый мөмкинлек һәркемгә дә бирелми. Модератор буларак, мин барлык лекцияләрдә катнаша алмадым. Ләкин Игорь Носов, Wake Forest University бизнес мәктәбе профессоры Аджай Патель, MIRBIS партнерлык проектлары департаменты директоры Светлана Герасимова чыгыш­лары аеруча да хәтергә уелып калды. Быел мин күбрәк оештыру, мәдәни чаралар үткәрү кебек эшләрне башкардым, - ди Диас.

Әзерлек өчен бер ел вакыт

Әгәр бу актив яшьләр рәтенә кушыласың килә икән, синең әле тагын бер ел вакытың бар, ләкин өлгерермен әле дип кул кушырып йөрмә. Бирегә эләгү җиңелләрдән түгел, шуңа да әзерләнү өчен елның 365 көненең берсен дә калдырмый белем тупласаң да, бу аз булачак әле. Шулай да катнашырга катгый карар кылсаң, түбәндәге киңәшләр ярдәм итми калмас.
Кемнәр катнашырга хокуклы?
- 2-3 курс бакалавриат белемен алучылар (18-22 яшь);
- 1 июльгә 18 яшең тулган булу шарт;
- инглиз телен белү дәрәҗәсе «Upper-Intermediate»дан түбән булмаска тиеш;
- Президент академиясе Кампусында алдагы елларда катнашмау.
Нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Яңалыкка омтылучы, креатив, стереотиплардан баш тартучы;
- оештыру сәләте булган кеше: кешеләрне эшкә оештыра белә, командада эшли;
- аналитик сәләт: эзли белү, аналитик фикер йөртү, мәгъ­лүматны системага салу;
- максатчанлык, нәтиҗәлелек;
- төрле тикшеренүләр, проектлар, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашу тәҗрибәсе;
- үз профессиональ карашыңны күрсәтә белү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading