16+

Дөньяның сәләтле балалары «Сәләт» аланнарында ял итә

Татарстан, Башкортстан, Чувашстан Республикаларында сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе җәйге профильле сменалар уздыра. Бу җәйдә узачак 25 сменада 15 мең сәләтле бала катнашачак.

Дөньяның сәләтле балалары «Сәләт» аланнарында ял итә

Татарстан, Башкортстан, Чувашстан Республикаларында сәләтле балалар һәм яшьләрнең «Сәләт» берләшмәсе җәйге профильле сменалар уздыра. Бу җәйдә узачак 25 сменада 15 мең сәләтле бала катнашачак.

3 июль көнне Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Сәләт-Раушан» сменасы, Алексеевск районындагы «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Сәләт-Биләр каласы», Чаллы шәһәрендә «Сәләт-Рухият» һәм «Сәләт-Яр Чаллы», Башкортстан Республикасында - «Сәләт-Кандракүл» аланы старт алды.

Бүген исә Болгар музей-тыюлыгына «Сәләт-Болгар» катнашучылары юл тотса, Изге Биләргә «изге- чишмә»леләр ашыкты. Биредә VI Халыкара яшьләр уку-укыту форумы өчен палаткалар шәһәрчеге төзелгән инде. Ул быел ике сменада 10-15 һәм 25-30 июль аралыгында узачак.

«Сәләт»нең җәйге аланнарында катнашучылар - республикакүләм, Россиякүләм һәм халыкара конкурс-фестивальләр җиңүчеләре. Алар татар телен өйрәнергә һәм камилләштерергә омтыла. Сәләтле балалар төрле яклардан бер ноктага җыела: Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән.

Зөлфия Хәсәнова, Татарстан:
- «Раушан» - шәп программа һәм искиткеч әйдаманнар белән тулы, җылы мохитле алан. Интеллект һәм иҗатның гармонияле синтезы, «Сәләт» форумында ел саен онытылмаслык презентацияләр күрсәтү мине битараф калдыра алмады. Шушы аланга эләгү турында хыялландым. Ниһаять, бу хыялым чынга ашты.

Рәис Рафиков, Испания:
- «Сәләт» аланына мин беренче тапкыр килдем. Килдем дә таң калдым! Миңа барысы да бик ошый, аеруча әйдаманнар шәп. Инде бик күп дуслар табып өлгердем, алар белән аралашу миңа татар телен өйрәнергә ярдәм итә. Укытучылар да шәп. Рәхмәт!

Ирина Садыйкова, Финляндия:
- Монда рәхәт! Программа бик эчтәлекле: башта дәресләр, аннары остаханәләр, кичләрен күңел ачу һәм мәдәни чаралар. Биредәге иптәшләремнән күп нәрсәгә өйрәнеп була.
Баласын «Сәләт» аланына җибәргән әти-әни тыныч була ала. Балалар белән эшләгәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү - безнең беренче максатыбыз.

Гөлназ Гыйләҗева, әни:
- Улымны «Сәләт-Раушан» аланына икенче тапкыр җибәрәм. Үзенең дә барасы килде, үзем дә «Сәләт»не бик яратам. Баламны «Сәләт»кә җибәрсәм, мин аның өчен 100 процент тыныч. Биредә тәрбияле, максатчан балалар, бер-берсе өчен дә үрнәк булып торалар. Татар телен, мәдәниятен дә өйрәнеп үссеннәр, тәҗрибә тупласыннар, дуслар тапсыннар.
«Сәләт» аланнарында катнашу өчен гаризалар әле һаман да кабул ителә. portfolio-selet.ru сайтында ИТ-алан «Сәләт-Санак»ка, яшь эшмәкәрләр сменасы «Сәләт-Эшмәкәр»гә, оста куллар өчен «Иске Казан»га, Алексеевск районының сәләтле балалары «Сәләт-Имәнкәй»гә гариза калдыра ала.


«Осталар бистәсе»

Биләрдәге «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Осталар бистәсе» аланы тәмамланды. Әлеге смена үзенә «алтын» куллы балаларны җыя. Шәхес үстерү, белем алуга шартлар тудыру, һөнәри юнәлеш бирүне максат итеп куя.

Сменада 9-17 яшьлек 80 бала катнашты. Алар арасында Татарстан яшьләре генә түгел, Башкортстан, Самара һәм Краснодар өлкәләреннән килүчеләр дә бар.

Уку-укыту көнлек программаның биш сәгатен алып тора. Балалар төрле юнәлешләр буенча дүрт төркемгә бүленә: «Робот техникасы», «Электроника һәм программалаштыру нигезләре», «Башлангыч техник модельләштерү», «Лазерлы технологияләр». Биредә алар, инженерия турында теоретик белем туплап кына калмыйча, заманча җиһазларда эшлиләр. 18 көн эчендә башкарылган иң яхшы эшләр күргәзмәдә урын алды. Сменаның иң югары ноктасы да шушы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading