16+

Электрон технологияләр чиратларны киметә

Ведомстволар арасында документлар әйләнешен электрон нигезләргә кору - заман бурычы.

Электрон технологияләр чиратларны киметә

Ведомстволар арасында документлар әйләнешен электрон нигезләргә кору - заман бурычы.

«Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрен оештыру турында»гы 210 нчы федераль закон да нәкъ шуны таләп итә. Документларның электрон әйләнеше чиратларны киметә, халыкка муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең тизлеген арттыра. 210 нчы федераль законда искәртелгәнчә, быелның 1 июленнән башлап, хакимият органнары хакимиятнең башка органнарында болай да сакланучы документларны гариза бирүчедән кабатлап таләп итәргә тиеш түгел. Шәһәрнең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Виталий Уткин аңлатканча, гариза бирүчедән шәхси саклавындагы документлар, шулай ук хакимият органы булмаган оешмаларның белешмәләре (мәсәлән, йорт кенәгәсе күчермәсе) генә соратыла. Бер ведомствоның икенчесенә җавап җибәрүе өчен 5 эш көне бирелә. Әгәр хезмәт күрсәтү, ягъни җавап җибәрү таләпләре үтәлмәсә, РФнең Административ хокук бозулар кодексы нигезендә 3 меңнән 10 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading