16+

Эльмира Зарипова: «Төзелеш һәм транспорт тармагында эшләүчеләр күбрәк имгәнә»

Соңгы биш айда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына хезмәт хакы, социаль гарантия, хезмәт вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр арткан. Халыкны нәрсә борчый, нинди сораулар кызыксындыра? Эшкә урнашу, хезмәт хакындагы үзгәрешләр, «конверт»та акча алу һәм бу өлкәгә караган башка мәсьәләләр турында Татарстанның хезмәт,...

Эльмира Зарипова: «Төзелеш һәм транспорт тармагында эшләүчеләр күбрәк имгәнә»

Соңгы биш айда Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына хезмәт хакы, социаль гарантия, хезмәт вакытындагы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр арткан. Халыкны нәрсә борчый, нинди сораулар кызыксындыра? Эшкә урнашу, хезмәт хакындагы үзгәрешләр, «конверт»та акча алу һәм бу өлкәгә караган башка мәсьәләләр турында Татарстанның хезмәт,...

Хезмәт хакы вакытында түләнергә тиеш
- Эльмира Әмировна, бүген республикада минималь хезмәт хакы ничә сум тәшкил итә?
- Татарстанда - 8252 сум. Россиядә хезмәт хакы өчен минималь түләү моңа кадәр - 7500 сум иде. Россия Дәүләт Думасы тарафыннан ул 2017 елның 1 июленнән 7800 сумга күтәрелде.
Муниципаль районнарда бюджет оешмаларында, предприятиеләрдә хезмәт хакының хезмәткәрләргә дөрес түләнүен контрольдә тота торган махсус ведомствоара комиссияләр эшли. Формаль төстә барысы да тәртиптә кебек, минималь хезмәт хакыннан да азрак түли торган оешмалар юк дәрәҗәсендә, әмма бу акчага гына яшәп булмавы да көн кебек ачык. Шуңа да предприятие хезмәткәрләре төрле субсидияләр рәсмиләштерәләр. Без бүген республиканың 308 предприятиесе белән аеруча тыгыз элемтәдә эшлибез. Хезмәт хакын аз булса да арттыру максатында иң күп субсидия алган районнардан Чаллы, Мамадыш, Ютазы, Зәйне әйтергә мөмкин.
- Хезмәт хакын вакытында түләмәүче оешмалар бармы?
- Хезмәт хакының күләме генә түгел, аны вакытында түләү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Быелның гыйнварына хезмәт хакы түләмәү буенча бурыч республикада 12 миллион сумга җиткән иде. Шөкер, хәзер бу күрсәткеч 10 миллион сумны тәшкил итә. Безнең министрлык прокуратура, күзәтчелек-контрольдә тоту органнары белән тыгыз элемтәдә тора. Әле быел гына 212 оешмада тикшерү уздырдык. Кызганыч, 63ендә хезмәт хакын вакытында түләмәү очрагы ачыкланды. Тикшерү күзәтүенә эләккәч, кайберләре шунда ук хатасын төзәтте анысы, ә кайберләренә карата чаралар кулланыла. Аерым очракларда хезмәт хакы түләмәү проблемасын суд аша хәл итәргә туры килә. Бу мәсьәләдә Казан, Түбән Камада хәл катлаулы булган предприятиеләр бар. Закон нигезендә, хезмәт хакы исәпләнгән чордан соң 15 көн узгач түләнергә тиеш. Хезмәт хакын вакытында түләмәү яки өлешчә генә түләү закон бозу булып санала. Моның өчен административ штраф каралган. Юридик затларга 50 мең сумга кадәр штраф яный, әгәр тәртип бозу кабатлана икән, җитәкчене вазифасыннан азат итәргә дә мөмкиннәр.
- «Соры базар» дигән нәрсә дә бар бит әле. Кайбер кешеләр хезмәт хакын «конверт»та ала. Моңа карашыгыз ничек?
- Әйе, хезмәт хакын «конверт»та алган кешеләр еш кына, канәгатьсезлек белдереп, мөрәҗәгать итәләр. «30 мең сум хезмәт хакы алып эшли идек. Отпуск түләвен исәпләгәндә, бик аз акча санап чыгарганнар. Бу нигә шулай булды икән?» - дип гаҗәпләнәләр. Тикшерә торгач, бу хезмәткәрнең рәсми төстә ун мең сум гына хезмәт хакы алып эшләве, калган акчаны «конверт» белән алганы ачыклана. Нәтиҗәдә, отпуск түләве дә аз килеп чыга. Гомумән, хатын-кыз декретка киткәндә бирелә торган түләүләр, бала караган өчен пособиеләр, «больничныйлар» һәм башкалар - барысы да рәсми хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Шуңа да, эшкә урнашканда, килешүне игътибар белән укырга киңәш итәм. Ул Хезмәт кодексы нигезендә төзелгәнме, анда хезмәт хакы суммасы, нинди эш башкарачагың әйтелгәнме?
«Конверт»тагы хезмәт хакы хезмәткәр өчен генә баш бәласе түгел, бу - республика бюджетына да йогынты ясый торган нәрсә. Салым оешмаларына 2 НДФЛ формасындагы белешмә тапшыручылар кимегәне күзәтелә. Әйтик, Казанның Яңа Савин районында, Югары Ослан районында бу аеруча нык сизелә. Моның сәбәпләрен ачыкларга тырышачакбыз. Ә менә Казанның Совет районы, шулай ук Балык Бистәсе, Чүпрәле кебек районнарда, киресенчә, бу өлкәдә бик яхшы эшлиләр.
- Әгәр дә эш урынында тәртип бозу күзәтелсә, ризасызлык туса, кая мөрәҗәгать итәргә була?
- Без «Халык контроле» интернет-проекты белән тыгыз эшлибез, шулай ук Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының интернет кабул итү бүлмәсенә дә шикаять юлларга була.
Быел эш урынында тугыз кеше вафат булган
- Эш урынында тән җәрәхәтләре, имгәнүләр алуга да тукталып алыйк. Бу өлкәдә хәл ничегрәк?
- Позитив динамика күзәтелә: былтыр җитештерү предприятиеләрендә 14 кеше вафат булса, быел - тугыз. Ничек кенә булмасын, бу - вакытсыз өзелгән тугыз гомер дигән сүз. Үлем очракларына китергән имгәнүләр өчтән бер өлешкә кимеде. Эш урынында хезмәткәрнең үлеменә китергән төп сәбәпләрнең берсе - биеклектән егылу. шулай ук тиешле саклану чаралары үтәлмәү, төзелеш урыннарын әйләндереп алган корылмалар булмау, эш барышында төрле чокырлар хасил булу да имгәнүләр санын арттыра. Иң куркыныч өлкә булып, гадәттәгечә, төзелеш һәм транспорт белән бәйле тармак санала. Эш урынындагы куркынычсызлыкны саклау буенча күп тармаклы система эшли. Инструктаж үтү мәҗбүри. Шулай да хезмәт дисциплинасын бозучылар, үз белдеге белән нидер эшләргә, җитештерүне җайлаштырырга тырышучылар очрый. Тәҗрибәле белгечләрдә үз-үзенә артык ышану күзәтелергә мөмкин. Юк кына сәбәпләр дә фаҗигагә китерә. Транспорт белән эшләүчеләр, мәсәлән, машинаны еш кына тормозга куярга оныталар. Игътибарсызлык аркасында күңелсезлекләр шактый килеп чыга. Быел хезмәт куркынычсызлыгы буенча 12 мең кеше укыды. Былтыр аларның саны 10 мең генә иде. Киләчәктә укучылар санын арттырырга уйлыйбыз.
- Уку дигәннән, министрлык аша белгечлекне алыштырырга теләгәннәрне бушлай укыталар иде. Бу хезмәттән кемнәр файдалана ала?
- Махсус программа кысаларында, эшсез кешеләрне икенче белгечлеккә укыту каралган. Моның өчен теркәлү урыны буенча мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аеруча декрет ялында булган, бала тәрбияләгән хатын-кызлар, ябылган, юкка чыккан оешма хезмәткәрләре бу хезмәтләрдән теләп файдалана. Күбесенчә хисапчы, дизайнер, маникюр ясаучы, аш-су остасы, ресторан бизнесы өлкәсендәге белгечлекләр, кунакханә хуҗалыгына кирәкле хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур.
- Социаль яклау бүлегенә электрон рәвештә нинди төр хезмәтләргә гариза тапшырырга була?
- Социаль яклау бүлекләренә бару, талон алу, чират тору, өстәмә документлар китерү күпләргә авырлык тудыра, җайсыз иде. Хәзер, халыкка уңайлы булсын өчен, кайбер хезмәтләрне uslugi.tatarstan.ru сылтамасы белән кереп, электрон рәвештә тапшырып була.
Дәүләт порталы хезмәте аша күп балалы аналар өчен ташламаларга субсидияләрне рәсмиләштерү мөмкинлеге булдырылды. Ишле балалы аналарның күбесе интернетта утыра, шуңа да алар өчен бу файдалы адым булды. Балалар бакчасы өчен компенсацияне кайтаруга документларны да интернет аша җибәрү мөмкинлеге бар. Юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә ташлама рәсмиләштерүне дә электрон вариантта башкарырга була. Пенсионерлар актив түгел дип уйлаучылар белән килешеп булмый, «Өченче буын университеты» проекты кысаларында 100 мең пенсионерны компьютерда эшләргә өйрәтә алдык. Министрлыкның электрон базасына 12 ведомство тоташкан. ЗАГСтан белешмәләр кирәк булганда, торак-коммуналь өлкәсендә исәпләгеч җайланма күрсәткечләрен идарәче компанияләргә җибәргәндә шулай ук электрон хезмәтләрдән файдаланырга була.
- Бүген Татарстанда эшсезләр саны күпме?

- 13 мең кеше республикада эшсез дип санала. Шул ук вакытта Татарстанда 38 мең вакансия ачык, ягъни бер кешегә өч хезмәт урыны туры килә дигән сүз. Мондый күрсәткечләрнең күптән булганы юк иде.


Хезмәт хакын исәпләү, түләү буенча сораулар булганда, Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «кайнар элемтә» телефоны - +7 (843) 557-21-13, 557-21-12 номерына шалтыратырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading