16+

Эшче һөнәре дә модада була ала

Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр мин заводны бөтенләй башка төрле дип күз алдына китерә идем. Караңгы, шыксыз цехлар, тузан, шау-шу... Без - хәзерге яшь буын завод-фабрикалар турында элеккеге фильмнарны, фотосурәтләрне генә карап беләбез шул.

Дөресен генә әйткәндә, моңа кадәр мин заводны бөтенләй башка төрле дип күз алдына китерә идем. Караңгы, шыксыз цехлар, тузан, шау-шу... Без - хәзерге яшь буын завод-фабрикалар турында элеккеге фильмнарны, фотосурәтләрне генә карап беләбез шул.

Әмма күптән түгел генә Казан медицина инструментлары заводына барып кайту карашымны тамырдан үзгәртте дисәм, бер дә ялгышу булмас. Хуҗаның нинди икәнлеге аның бусагасыннан ук күренә, диләр иде. Ишектән атлап керү белән үк беренче уем әнә шундый булды. Шулай итеп, әлеге заводның генераль директоры Нур Хәмзә улы Шакиров турында берникадәр фикер дә туарга өлгерде.
Якты, чиста, әле күптән түгел генә ремонт ясалган цехларның һәр җирендә тәртип урнаштырылган. Юыну, чишенү-киенү бүлмәләре дә заманча җиһазландырылган, якында гына бушлай ашханә эшләп тора. Кер дә теләгән ризыгыңны аша. Кыскасы, әлеге заводта җиң сызганып эшләр өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә биредә 800 кеше эшли. Хезмәт хаклары исә ел саен 20-25 процентка арта. Җитәкче әйтүенчә, гади эшчеләрнең уртача хезмәт хакы 20 мең сум.
- Кешеләргә рәхәтләнеп эшләр өчен шартлар тудырылырга тиеш, аның өчен аларны да замана белән бергә атларга өйрәтергә кирәк. Бары тик шул очракта гына яхшы детальләр ясап чыгарырга мөмкин. Үзгәртүләрне башлаганда хәтта цехларның урыннарын алыштырырга да туры килде, - ди 25 ел буе шул авыр «арба»ны тартучы җитәкче.
Замана үзгәрә, авырулар да азганнан-аза бара, шуңа күрә технологияләрне дә яңартып торырга кирәк. Нур Хәмзә улы бу җәһәттән үзе дә заман белән бергә атлап бара торган җитәкче. Цехлардагы зур-зур машиналарны җыйнак заманча технологияләр алыштырган. Кайчандыр күселәр, тычканнар йөгереп йөргән ташландык урынны хәтерләткән биналардан менә дигән эш урыннары булдырылган. Хәер, иң алдан үзең йөрмәсәң, үрнәк күрсәтмәсәң, коллективыңа җил-яңгыр тидерсәң, боларның барысы да булыр идеме икән?!
Инструментларны барыбер чит илләрдән кайтартабыз, дип, заводны ябарга теләгән вакытта да Нур Хәмзинович, бернигә дә карамастан, аны саклап кала алган. Хәзер инде ул аны үз баласы кебек алга таба да яшәтер өчен йөгерә.
Быел 80 еллык юбилеен каршылаучы Казан медицина инструментлары заводында микрохирургиядә, нейрохирургиядә, кардиологиядә, гинекологиядә һәм стоматологиядә кулланыла торган вак детальле инструментлар ясала. Бик зур төгәллек сораган, кул белән эшләнелә торган инструментларның очлары микроскоп аша карап ясала. Заводта эшләнгән төрле-төрле медицина инструментлары исә, Татарстанда беренчеләрдән булып, дөнья базарларына юл тота. Микроинструментлар хәтта Американың атаклы кардиохирургы Майкл Дебейкины да чиксез сокландыра. Билгеле булганча, ул инструментлар Россия Президенты Борис Николаевич Ельцин йөрәгенә операция ясаган күренекле хирург Ренат Акчурин кулыннан да төшми. Без заводка барган көнне дә нәкъ менә шушы танылган хирург заказын үтиләр иде.
Менә шулай, заводта кунак булу, аның кайнап торган эчке тормышы белән танышу эшче һөнәренә дә, заводларга да карашымны үзгәртте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading