16+

Этләрне аулау башланды

Казан муниципаль җирлегендә чамадан тыш үрчегән хуҗасыз этләрне, ниһаять, аулау башланды.

Этләрне аулау башланды

Казан муниципаль җирлегендә чамадан тыш үрчегән хуҗасыз этләрне, ниһаять, аулау башланды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сөйләгәнчә, бу чара Татарстан Республикасының 2013 елның 20 маенда кабул ителгән «Йорт хайваннарын асрауның кайбер мәсьәләләре турында»гы 39 нчы законы нигезендә гамәлгә ашырыла. Казанда хуҗасыз этләрне аулау белән «Хайваннарга контроль буенча үзәк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шөгыльләнә. «Хуҗасыз этләрне аулауда эшләргә теләгән подрядчы оешмалар санына, аулау исәбенә чикләү юк. Подрядчы дәүләт яки муниципаль берәмлек учреждениесе булырга тиеш түгел. Аларның матди-техник базаларының хокукый-норматив актларга җавап бирүе зарур», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Башкалада хуҗасыз этләрне аулауга гаризаны «Открытая Казань» https://open.kzn.ru сервисы (тел. 236-4-123) аша бирергә мөмкин. Үтенечне язмача рәвештә мэриянең Интернет-кабул итү бүлмәсенә дә җибәрергә була. Әгәр компьютер белән эшләү тәҗрибәгез җитмәсә, үтенечне (фәкать язмача тәртиптә) торак-коммуналь хуҗалык учреждениеләренә тапшырыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading