16+

Этне йөртергә башың яшь

Татарстанда, Россиядә иң беренчеләрдән булып, 14 яшькә кадәрге балаларга урамда эт йөртү тыелырга мөмкин.

Этне йөртергә башың яшь

Татарстанда, Россиядә иң беренчеләрдән булып, 14 яшькә кадәрге балаларга урамда эт йөртү тыелырга мөмкин.

Татарстанда төбәк парламентына йорт хайваннары асрауның төп кагыйдәләре язылган, шул исәптән 14 яшькә кадәрге балаларга урамда эт йөртүне тыйган закон проекты керде, дип хәбәр итә «Коммерсант» газетасы. Андагы кагыйдәләр буенча, урамга чыкканда эткә аның идентификация номеры күрсәтелгән муенчак кидерү, бавы да кыска булу мәҗбүри. Этнең хуҗасы үзе белән этнең тизәген җыяр өчен предмет алырга территорияне пычраткан очракта, ул аны шунда ук чистартырга тиеш була. «Татарстан Республикасында йорт хайваннарын асрау турында» закон проектын парламентка ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, аның урынбасары Илсур Сафиуллин һәм депутат Марат Зарипов тарафыннан кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading