16+

Евро-контейнерларны инде яндыра да башлаганнар

Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне киметү мөмкинлеге бар. Моның өчен чүп-чарны төрләргә аерып, билгеләнгән әрҗәләргә салырга өйрәнергә генә кирәк.

Евро-контейнерларны инде яндыра да башлаганнар

Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрне киметү мөмкинлеге бар. Моның өчен чүп-чарны төрләргә аерып, билгеләнгән әрҗәләргә салырга өйрәнергә генә кирәк.

Мэриядә узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин: «Башкаланың кайбер микрорайоннарында сынау тәртибендә чүп-чарны төрләренә карап җыю оештырылачак. Калдыкларны икенчел чимал рәвешендә эшкәртү бәрабәренә, коммуналь түләүләрне киметеп булачак. Икътисади үсеш алган илләрдә әлеге ысул гамәлдә», - диде. Ләкин бездә бүгенге тәртипсезлегебез һәм битарафлыгыбыз белән бу проектны чынбарлыкка ашыру икеле.
Казанда төрле сыешлыктагы 10 мең 678 контейнер исәпләнә. Узган ел «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 1490 евро-контейнер урнаштырган. Быел аларның санын 6207 берәмлеккә җиткерү ниятләнелә. Былтыр махсуслаштырылган чүп ташучы 5 машина сатып алынган, агымдагы елда тагын 12 техника кайтартылачак. Шәһәр яны бистәләренә 318 бункер куелган. Әмма бистәләргә тагын 1600 контейнер, 110 бункер урнаштыру, чүп туплау өчен 100 мәйданчык төзү зарур. Искәндәр Гыйниятуллин: «Евро-контейнерлар - тәгәрмәчле һәм җиңел. Аларны йөк машинасы керә алмаган очракта да ансат кына тәгәрәтеп китерергә була. Файдалану вакыты да 7 ел, ә тимер әрҗәләр 3 елда чери. Универсиада корылмалары яңа контейнерлар белән җиһазландырылачак. Метро станцияләренә чүп-чарны төрләренә карап салу өчен әрҗәләр кую, халык күп тупланучы чаралар территорияләрендә җир астына чүп туплау камерасы (пресс-компактор) эшләп калдыру турында уйланыла. Евро-контейнерларны яндыру очраклары күзәтелә, мондый гамьсезлеккә, йорт милкен юкка чыгаруга юл куелмасын иде», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading