16+

Фарыз үтәлде: ханның җәсадләренә җеназа намазы укылды

Аллага шөкер, 1977 елда археология казуларында табылып институтта сакланган Мәхмүд ханның һәм Мәхмүд Әмин ханның җәсадләре Кремль тыюлыгындагы каберлектә җирләнде. Мөселманча җеназа намазы укылды. Зур бурычыбыз үтәлде дип җиңел сулап куя алабыз хәзер.

Фарыз үтәлде: ханның җәсадләренә җеназа намазы укылды

Аллага шөкер, 1977 елда археология казуларында табылып институтта сакланган Мәхмүд ханның һәм Мәхмүд Әмин ханның җәсадләре Кремль тыюлыгындагы каберлектә җирләнде. Мөселманча җеназа намазы укылды. Зур бурычыбыз үтәлде дип җиңел сулап куя алабыз хәзер.

Шулай итеп, Сөембикә манарасы янындагы төрбәдә төрле елларда Казан ханлыгында хакимлек иткән алты хан куелды: Хәлил хан, Ибраһим хан, Җангали хан, Сафагәрәй хан, Мәхмүд хан, Мәхмүд Әмин хан. Өммәтлеләребезнең каберләре янына килеп дога укырга мөмкинлек туды.
Соңгы ике ханның ни өчен шулай озак җирләнмәвен белү максаты белән, мин Татарстан фәннәр академиясенең А.Х. Халиков исемендәге Казан археология институты директоры урынбасары профессор Фаяз Шәрип улы Хуҗинга мөрәҗәгать иттем. Нигә аңа дигәндә, Казан каласына 1000 яшь тулуын исбат иткән мөхтәрәм фән әһеленә бу мәсьәлә тулысынча таныш булырга тиеш дип уйлыйм. Әлеге ханнарның сөякләрен җирләүгә тапшыру актын да ул имзалады бит.

- Мәхмүд хан һәм Мәхмүд Әмин хан каберләре 1977 елда профессор Альфред Халиков җитәкчелегендәге мәгълүм археология казуларында табыла. Казулар Кремльдә Сөембикә манарасы янында алып барыла. Табылган каберләрдә кемнәр җирләнгән булуын төгәл билгеләү өчен, Халиков антропологларга мөрәҗәгать итә. Фәндә шундый тәртип: бу очракта антропология белгечләре фәнни тикшерүләр үткәргәннән соң гына археология галиме гипотезасы расланган дип исәпләнелә. Кызганыч, бу эш туктатыла, Казан ханлыгы турында сүз дә чыгарырга ярамый иде бит ул чакта. Бары тик 1994 елда гына табылдык Мәскәүдәге антропология лабораториясенә тапшырыла. Менә шул тикшерүләр нәтиҗәсендә Халиков тапкан каберлектә әлеге ханнар җирләнгән булуы ачыклана. Антропология галимнәренең эш нәтиҗәләре аерым китап итеп бастырылды. Һәм менә, ниһаять, ханнар төрбәсендә урын әзерләнеп, Мәхмүд хан һәм Мәхмүд Әмин хан җирләнде, - диде ул.
Шуның белән бергә, чын тарих китабының билгесез битләре дә язылды дип сөенә алабыз. Казан ханлыгы - безнең тарихи илебез. Ул 1445 елда оеша. Археология галименнән мин шул чордагы дәүләтебез белән кемнәр идарә итүен дә белештем.

Тарих фәне әһелләренең күбесе Казан ханлыгын олуг Мөхәммәт оештырган дигән фикердә тора. Ул, 1437 елда Алтын Урдадан киткәч, Идел буена килеп төпләнә һәм улы Мәхмүд белән бергә урта Идел буенда дәүләт оештырырга керешә. Дәүләт эшлеклесе 1445 елда дөнья куя һәм Сура елгасы буендагы Курмыш шәһәрчегендә җирләнә.
Яңа оешкан дәүләт - Казан ханлыгы белән аның улы Мәхмүд идарә итә. Ул хан булган елларда илнең икътисады үсә, Казан зур сәүдә үзәгенә әйләнә. Аның әле 1460 еллар башында да хакимлек итүе мәгълүм, әмма үлгән елы һәм үлемгә китергән сәбәпләр төгәл билгеле түгел.
Тәхеткә Мәхмүд ханның улы Хәлил утыра. Тик ул 1467 елда яшьли үлеп китә. Аның хәләл җефете Нурсолтан 16 яшендә тол кала.

Абыйсын Ибраһим алыштыра. Ибраһим хан 1478 елга кадәр идарә итә.
Аннары Ибраһим ханның олы улы Илһам тәхеткә килә. Ул тугыз ел гына идарә итә. 1478 елда Иван III Казан каласын яулап алгач, аның урынына Мәхмүд Әминне куя. Анысы ил белән ике тапкыр: 1487-1496 һәм 1502-1518 елларда идарә итә. Чирләп үлә.
Казан тәхетендә берничә ай Мамук ханның утырып алуы мәгълүм.
1497-1502 елларда исә тәхеттә Мәхмүд Әминнең энесе Абдул Латиф утыра.
1519-1521, 1546, 1551-1552 елларда ханлык белән идарә итү мөмкинлеге Шаһгалигә бирелә.
1524 елларда Казан тәхетендә Сәхипгәрәй утыра. (Кырым ханы Мәнгеләй Гәрәй һәм Хәлил ханның тол калган җәмәгате Нурсолтанның малае.) Ул, тәхетне энесе Сафагәрәйгә тапшырып, Кырымга китә һәм анда егерме еллап хакимлек итә.
1524-1531, 1535-1546, 1546-1549 елларда ханлык белән Сәхипнең энесе Сафагәрәй идарә итә.
1532-1535 елларда хан тәхетендә Җангали утыра (Шаһгалинең энесе). Аны 1535 елда Казан базарында үтереп ташлыйлар.
1549 елда Үтәмешгәрәй (Сөембикә белән Сафагәрәйнең малае) тәхеткә утыртыла. Казан белән, улы исеменнән, Сөембикә идарә итә. 1551 елда аларны Мәскәүгә заложник итеп күчерәләр.
1552 елда, Кол Шәриф хөкүмәте чакыруы буенча, Казанга Ядыгар хан килә. Шулай итеп Казанның соңгы ханы булып Әстерхан хакиме Касыйм ханның улы утыра. Казанлылар аңа зур өмет баглый, әмма мәгълүм сугыш җиңелү белән тәмамлана.Чолганыш вакытында ул әсир ителә һәм Мәскәүгә җибәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading