16+

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгаруга 28 ел булды: «Сугыш яхшы була алмый»

Бүген Казанда сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 28 ел булу уңаеннан митинг узды.

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгаруга 28 ел булды: «Сугыш яхшы була алмый»

Бүген Казанда сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 28 ел булу уңаеннан митинг узды.

«Ике меңнән артык якташыбыз сугышчан хәрәкәтләрдә катнашты. Ил буйлап 14 меңнән артык солдат Әфганстаннан әйләнеп кайтмады. Шул исәптән 34 казанлы да. 109 якташыбыз җәрәхәтләр алды. Сүз дә юк, аларның батырлыгы вакыт узу белән югалмый», - дип билгеләп үтте үз чыгышында Казан шәһәре башкарма комитетының беренче урынбасары Дамир Фәттахов.

«Сугыш яхшыга өйрәтми. Беркемгә дә аны белергә кирәкми. Без хәтерлибез аны, төнлә уянып шул тавышларны ишетәбез...», - дип искә алды 67нче кадет мәктәбенең офицер-тәрбиячесе, Әфганстанны һәм Чечняны узган Роман Плотников.

«Сугыш турында ни әйтеп була? Гаделме ул, гаделсезме, яхшымы, начармы... Сугыш яхшы була алмый. Анда күпме яшьләр үлә... Мин үземнең сугышчан дусларымны скә алам,191че мотоукчы полкны, Газни провинциясендәге хәрәкәтне . Әфган дуслыгы - ныклы дуслык», - дип искәртте Казан Суворов хәрби училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко.



15 февральдә «әфганлылар» һәрчак бергә җыелалар һәм сугышчан елларын искә алалар. «Әфганстаннан соңгы солдат чыкканга 28 ел вакыт узды. Ә ул кичә генә булган сыман. Сораулар күп - дөрес булдымы бу, дөрес түгелме. Бу - сугыш һәм без солдатлар идек, үз бурычыбызны үтәдек. Кызганыч, Татарстанда күп егетләр инде арабызда юк, бу шул сугыш нәтиҗәсе. Шулай да калганнар без бергә булырга тиешбез, бергә без көчле», - дип җиткерде Татарстанның Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары оешмасы рәисе Евгений Кабуш.

«Безнең шәһәр, республика җитәкчелегеннән әлеге һәйкәлгә һәлак булган улларыбызның, ирләребезнең исемнәрен язуны сорыйк», дип мөрәҗәгать итте әфганчыларга әлеге сугышта улын югалткан республиканың Әфганстанда үлеп калучыларның гаиләләре оешмасы рәисе Рөстәм Акчурин.


"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading