16+

Финляндиядә яшәүче татарлар туган телне латин алфавитында өйрәнергә тели

Финляндиягә эш визиты кысаларында, Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашты.

Финляндиядә яшәүче татарлар туган телне латин алфавитында өйрәнергә тели

Финляндиягә эш визиты кысаларында, Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашты.

Б үген Финляндиядә меңгә якын татар яши. Аларның күбесе Финляндия башкаласы Хельсинкида гомер кичерә. 1960 елларда Финляндиядә яшәүче татарлар үз акчаларына Хельсинкида биш катлы бина салдырып, «Исламия» җәмгыяте төзегәннәр. Хәзер биредә Татар милли-мәдәни үзәге урнашкан. Милләттәшләребезнең үз газеталары да чыгып килә. Ел саен Финляндиядә милли бәйрәм - Сабан туен уздыралар.

Очрашу барышында Финляндия белән Татарстан арасындагы уртак хезмәттәшлек, ике як арасында мөнәсәбәтләрне якынайту мәсьәләләре күтәрелде. Финляндиядә мө­селман җәмгыяте рәисе Атик Али әйтүенчә, Казан һәм Хельсинки арасында авиаэлемтә оештырылу да уңай күренеш, бу туризм үсешенә ярдәм итә. Рөстәм Миңнеханов исә Финляндиядә яшәүче татарларның туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алуларына соклануын белдерде. «Бу безнең барыбыз өчен дә уңай үрнәк», - диде ул.

- Без чит илләрдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар белән элемтәләрне ныгытырга тырышабыз. Татар телен өйрәнергә теләүчеләргә «Ана теле» онлайн программасы уңышлы гына эшләп килә, «ТНВ-планета» проекты - тәүлек буе эшләүче спутник каналы эшли, аннан республикада һәм аннан читтәге тормыш турында белеп була, татар диаспоралары белән Бөтендөнья татар конгрессы элемтәләрне ныгыта, - диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Финляндия татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләренә Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын да тапшырды. Россия эстрадасы җырчысы Альберт Асадуллин кунакларга җырларын бүләк итте. Очрашуда татар телендә чыгыш ясаган ир-атлар хорын Рөстәм Миңнеханов Казанда чыгыш ясарга чакырды. Бу Финляндия белән Татарстан арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк, дип саный Президент.

Финляндиядә гомер итүче татарлар Рөстәм Миңнехановтан татар телен латин алфавитында өйрәнү өчен укыту дәреслекләрен бастыруда ярдәм итүне дә сорадылар. Бу чит илләрдәге татарларга туган телебезне өйрәнүдә зур ярдәм булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading