16+

Флюра Низамова: «Шәһәрдә яшәсәм, чиплаштырыр идем»

Дәүләт ветеринария берләшмәсе узган ел Казанда барлыгы 470ләп йорт хайванын чиплаштырган. Микрочип инъекция ярдәмендә тире астына кертелә. Шул рәвешле һәр хайванга номер тагыла, һәрберсенең «электрон паспорты» барлыкка килә.

Флюра Низамова: «Шәһәрдә яшәсәм, чиплаштырыр идем»

Дәүләт ветеринария берләшмәсе узган ел Казанда барлыгы 470ләп йорт хайванын чиплаштырган. Микрочип инъекция ярдәмендә тире астына кертелә. Шул рәвешле һәр хайванга номер тагыла, һәрберсенең «электрон паспорты» барлыкка килә.

Бу хезмәт түләүле. Ветеринария берләшмәсендә 600 сумга чиплаштыралар. Шәхси клиникаларда 100 сумга кадәр җитә икән. 2018 елда Россиядә һәр йорт хайванын бердәй мәгълүматлар базасына кертү күздә тотыла. Чип­лаштырылган хайван югалса да, аны илнең теләсә кайсы почмагыннан табарга була, ди. Кайбер ил чиген узганда, үзең белән йорт хайванын алырга уйласаң, аның чиплаштырылган булуын таләп итәләр икән. Ветеринария клиникаларында хайван турындагы барлык авыруларны, прививкалар турындагы мәгълүматны да шул чип­лар ярдәмендә генә укыр­га җые­налар.


Сез үзегезнең йорт хайваныгызны чиплаштырыр идегезме?

Флюра Низамова
, журналист:
- Шәһәрдә яшәсәм, чиплаштырыр идем. Аның зыяны юк бит. Бу йорт хайваннарын исәпкә алу, табигатьне экологик яктан чисталыкта тоту, хайваннар арасында очрый торган чирләр таралмасын өчен дә мөһим. Беренче чиратта, әлбәттә, йорт хайваннары санын чикләр өчен, этләр, мәчеләр тиешлесеннән артып китсә, хуҗасына салым салыр өчен дә кирәк. Хайваннарны кызганып, 20шәр мәче асрап, күршеләрен интектерүчеләр дә очрый бит. Ә авылда табигый шартларда яшәгән этләр, мәчеләрне чиплаштыру бәлки кирәк тә түгелдер. Авылда болай да, шәһәр белән чагыштыр­ганда, сирәгрәк очрый алар. Минем, мәсәлән, ике мәчем иске йортта яши. Өченчесе - бәләкәе, үзебез белән. Кызганыч, гадәттә, идеяләр яхшы ният белән башлана да, нәтиҗәсе булмый кала.

Айсылу Габдинова, җырчы:
- Әгәр зыяны булмаса, бу процедураны авырттырмый гына ясасалар, мин каршы түгел. Беренче чиратта, югалган хайваннарны табарга ярдәм итәр иде ул чиплар. Берсендә мәчемне югалттым. Таба алмадым. Бик озак кәефсезләнеп йөрдем. Урамда югалган йорт хайваннарын еш очратырга туры килә. Хуҗасыз этләрне, мәчеләрне күрү бик кызганыч. Чип­лаштыру бу мәсьәләдә ярдәм итәр иде.

Айрат Камалов, пенсионер:
- Шәһәрләр чиплаштырсыннар. Ә авыл җирендәге хайваннарга кирәкле нәрсә дип уйламыйм. Ул хезмәт өчен артык 600 сум акчабыз да юк. Болай да эт көне буе бәйдә тора. Мәчене куып чыгарсаң да кире кайта. Ә менә шәһәрдә фәлән меңгә сатып алынган мәчеләре югалса, чынлап та бәла.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading