16+

«Фәйзрахманчылар»ның оясы туздырылды

2012 елның 1 августында тикшерү комитетының тикшерү идарәсе кушуы буенча, ТР хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан «фәйзрахманчылар» дип йөртелгән сектага тикшерү үткәрелде. Торф урамы, 41, 41а һәм 41б йортларында барган тентү эшләре барышында 1 мең данәгә якын материал алынып, экстремистлык эшчәнлеге билгеләренә тикшерергә җибәрелгән. Тикшерү барышында шулай ук бу «гаилә»дә...

«Фәйзрахманчылар»ның оясы туздырылды

2012 елның 1 августында тикшерү комитетының тикшерү идарәсе кушуы буенча, ТР хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан «фәйзрахманчылар» дип йөртелгән сектага тикшерү үткәрелде. Торф урамы, 41, 41а һәм 41б йортларында барган тентү эшләре барышында 1 мең данәгә якын материал алынып, экстремистлык эшчәнлеге билгеләренә тикшерергә җибәрелгән. Тикшерү барышында шулай ук бу «гаилә»дә...

2012 елның 1 августында тикшерү комитетының тикшерү идарәсе кушуы буенча, ТР хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан «фәйзрахманчылар» дип йөртелгән сектага тикшерү үткәрелде. Торф урамы, 41, 41а һәм 41б йортларында барган тентү эшләре барышында 1 мең данәгә якын материал алынып, экстремистлык эшчәнлеге билгеләренә тикшерергә җибәрелгән. Тикшерү барышында шулай ук бу «гаилә»дә яшәүче өч дистәгә якын баланың яшәү шартлары да тиешле таләпләргә җавап бирми дип табылган.
8 катлы, күп фатирлы «кырмыска оясы»н хәтерләткән сәер корылмада 30дан артык аерым бүлмә, аларда барлыгы 64 кеше - 15 ир-ат, 23 хатын-кыз һәм 27 бала яши. Фәйзрахман Саттаров үзе Башкортстанда туган. Казанга 1960 еллар башында Уфадан килгән. «Рәсүл» (Алла илчесе) дип атыйлар аны биредә. Ә яшәгән биләмәләре - «изге җир», имеш... Биредә яшәүчеләрнең барысы да хәзерге вакытта урын өстендә ятучы Саттаровка берсүзсез буйсынырга тиешле. Күрсәтмәләрен җәмгыять әгъзаларына Гомәр Ганиев атлы ярдәмчесе аша ирештерә ул. Әлеге җәмгыять әгъзасы булу өчен, Ф.Саттаровка телдән яки язма рәвештә ант бирергә кирәклеге дә мәгълүм. Аның җирендә яшәп, аңа зәкят түләүчеләр мөэминнәр, ягъни «үзенчәлекле» мөселманнар. Алар, һичшиксез, оҗмахка эләгәчәкләр. Ә калган мөселманнарга «оҗмахка юл ябык». Коръән буенча яшәмәгән кешеләр, шул исәптән дәүләт органнары һәм мөфтиләр дә «фәйзрахманчылар» өчен кан дошманнар. Алар шулай ук РФ законнарын һәм ТРның Диния нәзарәте кануннарын да кире кагалар.
Үз законнары буенча гына яши торган җәмгыятьтәге балалар да мәктәпкә йөрми, аларга үз укытучылары гына белем бирә. Бакыйлыкка күчүчеләрне күмү системасы һәм урыны да җиде йозак астында. Тикшерүчеләр күреп хәйран калган әйберләр күп булган биредә. Бүлмәдә балалар булуга да карамастан, җәмгыять әгъзалары, тентү эшләренә каршылык күрсәтеп, табигый газ тутырылган баллоннарны ачарга маташканнар. Идәндә тәртипсез рәвештә сибелеп яткан электр чыбыклары да, теләсә кайсы мизгелдә кыска ялганышка китереп, балаларның үлеменә сәбәпче булырга мөмкин бит. Канализация системасы дөрес эшләмәгәнлектән, бөтен җирдән бәдрәф исе аңкый. Кешеләрнең мондый катакомбаларда озак яшәве ниндидер инфекцияләр таралуга, массакүләм зарарлануга китерергә мөмкин. Моңа бәйле рәвештә, бүлмәләрне карар өчен, тиз арада социаль опека, прокуратура, ГТХ органнары, табиблар чакыртып китерелгән. Алар исә, үз чиратларында, 6 яшькә кадәрге 13 баланы, шул исәптән 3 күкрәк баласын, медицина тикшерүе үткәрү өчен, 18 нче хастаханәгә җибәрергә кирәк дип тапканнар. 19 баланы ТР приютларына таратканнар.
Ф.Саттаров озак вакытлар дәвамында үз җәмгыяте эшчәнлегенә олыларны да, балигъ булмаганнарны да җәлеп иткән. Бирегә эләккәннәргә медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү, читләр белән аралашу, балаларны мәктәпкә бирү тыелган. Саттаровның гамәлләре нигезендә, гражданнарның, шул исәптән балаларның да Конституциядә каралган хокуклары бозылган дип табылган. Мондый җинаятьләр киләчәктә дә кабатланмасын, дигән максаттан чыгып, сәер җәмгыять таркатылган һәм Ф.Саттаровка карата җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading