16+

Гаеплеләр җәза алды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 20 июнендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган утырышта билгеле бер күрсәтмәләр биргән иде. Аларны гамәлгә ашыру барышында аерым затларны җаваплылыкка тарту буенча түбәндәге мәгълүматлар билгеле булды. «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» республиканың мобилизация резервлары медицина үзәге» ДСҮ директоры Х.З.Янгиров, «Биектау үзәк район хастаханәсе» баш табибы И.С.Шәрипов...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 20 июнендә коррупциягә каршы көрәшкә багышланган утырышта билгеле бер күрсәтмәләр биргән иде. Аларны гамәлгә ашыру барышында аерым затларны җаваплылыкка тарту буенча түбәндәге мәгълүматлар билгеле булды. «ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «Резерв» республиканың мобилизация резервлары медицина үзәге» ДСҮ директоры Х.З.Янгиров, «Биектау үзәк район хастаханәсе» баш табибы И.С.Шәрипов һәм Әгерҗе шәһәренең «2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры Ф.С.Әшрәфҗанова биләгән вазифаларыннан азат ителгәннәр. Яшел Үзән районының Карахуҗа авылы мәктәбе директоры Р.М.Хөсәенов та, 2010 елда финанс өлкәсендә булган закон бозулар өчен, эшеннән җибәрелгән булган.
ТР Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ТР Хөкүмәтенең «Алгарыш» грант ярдәмен гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы мәктәпләре укучыларын түләүсез нигездәге дәреслекләр белән тәэмин итү буенча чараларга, шулай ук белем бирү объектларына капиталь төзекләндерү үткәрүгә җаваплы затларына мөнәсәбәттә дә чаралар күрелгән. Аерым алганда, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.К.Зиннуров эшеннән азат ителгән, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары А.И.Поминовка шелтә белдерелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерүгә техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.А.Галимуллинга да, үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгәне өчен, ТР мәгариф һәм фән министры боерыгы нигезендә шелтә белдерелгән. Моннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры боерыгы нигезендә, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Г.Т.Минкинага кисәтү ясалган, мәгариф процессының укыту-методик тәэмин ителеше секторы мөдире Д.Н.Мотыйгуллинга шелтә белдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading