16+

Гамил Нур Президенттан үрнәк алырга чакырды

Бай, уңышлы булырга теләүчеләр өчен шәһәр диварлары, интернет игъланнар белән тулы. Кешеләр ансат кына, башкаларга акыл сатып, аларны үз файдаларына эшләтергә хыяллана.

Гамил Нур Президенттан үрнәк алырга чакырды

Бай, уңышлы булырга теләүчеләр өчен шәһәр диварлары, интернет игъланнар белән тулы. Кешеләр ансат кына, башкаларга акыл сатып, аларны үз файдаларына эшләтергә хыяллана.

Тик бу курслар дистәләрчә мең сум тора. Әмма уңышлы булыр өчен, күп тырышырга, тир түгәргә кирәклеген өйрәтүче курслар күренми. Андый киңәшне алырга хыялланучылар да юк. Барысы да эшләмичә генә хуҗа булырга омтыла. Белмим, Казанда узучы лидерлар мәктәбенә балалар нинди серле рецептлар эзләп килгәндер. Тик алар янына килгән танылган шоумен Гамил Нур балаларны беренче чиратта тырышып эшләргә, үзләрендәге позитив энергия белән бүлешергә өндәде.
Шоумен үткәргән остаханәдә Түбән Новгородтан алып Новосибирскига кадәр урнашкан татар мәхәлләләреннән балалар килгән иде. «Татар балалар лидеры мәктәбе»н «Идел» яшьләр үзәге быел инде дүртенче мәртәбә оештыра. Әлеге чара бер атнага якын дәвам итә. Ул Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларын, татар яшьләре оешмаларында эшләячәк активистларны барлау, аларга ярдәм итү, киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыруны максат итеп куя. Кечкенә милләттәшләргә җитәкчеләр, эшмәкәрләр, тарихчылар һәм иҗат әһелләре дәресләр бирә. Балаларның белемнәрен арттыру өчен, лекцияләр һәм диспутлар уздырыла.
Ә шоумен Гамил Нур балаларны кыю, әрсез булырга да өндәде. Шулай ук ул аларны интернетта эзлекле эшләргә чакырды. Твиттер, Инстограм хезмәтләре белән дә таныштырды. Казандагы югары технология мәктәпләренә, СМАРТ-Сити, Ай-ТИ парк кебек проектларга үтеп керергә дә киңәш итте ул. Үрнәк итеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның интернеттагы битләрен, халык белән аралашуын да күрсәтте остаз. Дәрес милли бию белән тәмамланды. Шоумен, бу ысулны балаларны рухландырыр, кызыксынуларын арттырыр өчен кулланам, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading