16+

Гаскәрсез ил – дәүләтсез ил!

«Российская газета»да чыккан соңгы мәкаләсендә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Россия гаскәрләрен теләсә кайсы потенциаль дошман белән чагыштырганда «ерактанрак күрә, төгәлрәк ата һәм тизрәк реакция ясый торган» яңа техника белән тәэмин итәргә җыена.

Гаскәрсез ил – дәүләтсез ил!

«Российская газета»да чыккан соңгы мәкаләсендә РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Россия гаскәрләрен теләсә кайсы потенциаль дошман белән чагыштырганда «ерактанрак күрә, төгәлрәк ата һәм тизрәк реакция ясый торган» яңа техника белән тәэмин итәргә җыена.

РФ халкы куркынычсызлыгына багышланган әлеге мәкаләсендә Путин болай дип яза: «Без дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин иткән, киң колачлы, комплекслы армияне һәм флотны, илнең куркынычсызлыгын саклаган башка хәрби структураларны яңадан коралландыруга тотындык. Өстенлекле юнәлеш булып атом-төш коралы, һава-космос сагы чаралары, элемтә системасы, разведка һәм идарә, радиоэлектрон көрәш, «пилотсыз очкычлар» һәм роботлашкан хәрби комплекслар, заманча транспорт авиациясе, сугышчының сугыш кырында шәхси саклану системасы, бик төгәл корал һәм аңа каршы көрәш тора», - дип яза Владимир Путин.
Ул билгеләп үткәнчә, идарә итү органнары һәм гаскәрнең әзерлек системасы тагын да сыйфатлырак, интенсиврак һәм киң колачлы булырга тиеш. «Төп тырышлык гаскәр һәм хәрби көчләрнең төрле төркемнәрен нәтиҗәле итеп бер-берсенә кушуга, хәрби частьләрнең хәрби бурычларны хәл итүгә әзерлеген арттыруга юнәлтеләчәк», - дип билгеләп үтә.
Безнең белгечләргә гаскәр төрләренең киләчәктә үсеш идеологиясен билгеләү, аларның максатларын һәм алда торган бурычларын ачык итеп концептуаль документларга теркәү тора. Әмма Хәрби көчләр структурасында атом-төш тоткарлау көчләренең әһәмияте сакланачак. Яңа буын хәрби комплекслары барлыкка килгәнче бу шулай булачак.
Путин, якын арада Хәрби диңгез флотының, Хәрби Һава Көчләренең һәм һава-космос сагы чараларының әһәмияте бермә-бер үсәр, дип фаразлый.
«Заман бездән бердәм һава-космос саклык чаралары системасын ныгытуда хәлиткеч адымнар таләп итә. Бу гамәлгә безне АКШ һәм НАТОның ракеталарга каршы сак чараларын (ПРО) җәелдерү сәясәте этәрә.» Путин әйтүенчә, бу мәсьәләдә артык патриотизм була алмый. Чынлап та, дөнья икътисади кризисы шартларында һәм башка күңелсез вакыйгалардан соң, һәрвакыт бөтен проблеманы да кемнәрнеңдер башкалар исәбенә, көч белән басым ясап хәл итәсе килергә мөмкин. «Без көчсезлегебез белән башкаларны кызыктырырга тиеш түгел!» - ди ул.
Владимир Путинның хәрби мәсьәләгә зур әһәмият бирүе аңлашыла да. Дөрес, глобаль караганда илләр арасында чикләр булуы да сәер кебек. Ләкин ничек кенә акчаны хәрби мәсьәләләргә түкмик дип сөйләсәк тә, заманча армиябез, флотыбыз булмаса, илебезгә дә, байлыкларыбызга да, үзебезгә дә кул сузучы табылыр. Ә без үзебез өчен генә кирәк, үзебез өчен генә кадерле!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading