16+

Гасырлар өнен тыңлап

Хатыйп Миңнегулов - танылган галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, 900дән артык басма хезмәт (шул исәптән 45 китап) авторы; филология фәннәре докторы, профессор, академик, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТРның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләкләр иясе һ.б.

Гасырлар өнен тыңлап

Хатыйп Миңнегулов - танылган галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе, 900дән артык басма хезмәт (шул исәптән 45 китап) авторы; филология фәннәре докторы, профессор, академик, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТРның Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләкләр иясе һ.б.

Хезмәт эшчәнлеген колхозчы, завод эшчесе, укытучы, мәктәп директоры булып башлаган бу шәхеснең ярты гасырдан артык гомер юлы Казан университеты белән бәйле. Ул - меңәрләгән укытучы, әдип, галим, журналист, мәдәният хезмәткәрләренең остазы. Күптән түгел аңа 75 яшь тулды.
Бу күренекле галимнең гомер бәйрәме Татарстанда һәм гомумән төрки дөньяда зурлап билгеләп үтелде, киң җәмәгатьчелек катнашында гыйльми, мәдәни чаралар уздырылды. Җөмләдән 15 майда Язучылар берлегенең Тукай исемендәге клубында әдәби-музыкаль кичә булды. Казан федераль университетында үткәрелгән «Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрык-Гареб контекстында» дип исемләнгән халыкара конференция дә Х.Миңнегулов юбилеена бәйләнештә узды. Галимнең быел 4 китабы дөнья күрде. Тукай музеенда 21 майда шул басмаларны тәкъдим итү чарасы да бик истәлекле үтте. Анда Төркиянең Казан шәһәрендәге генераль консулы Сабри Тунч Ангылы да катнашты һәм юбилярга бүләкләр тапшырды. 17 майда Сарман районының Җәлил бистәсендә Х.Миңнегуловның күпкырлы эшчәнлеген яктыртуга багышланган республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция булды. «Гасырлар өнен тыңлап» дип исемләнгән бу чарага 17 районнан 84 доклад тәкъдим ителгән иде.
Гомер бәйрәменең иң зурысы, әлбәттә, галим үзе эшләгән Казан университетында булды. Бу уку йортының Актлар залында өч сәгатькә якын барган кичәдә Остазны котлап Казан федераль университеты президенты Мәгъзүм Сәлахов, филология институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, күренекле әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстан Фәннәр академиясенең баш гыйльми секретаре Дания Заһидуллина, Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Әлмәт муниципаль институты ректоры Ильяс Салахов, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, галимнәрдән Гомәр Сабирҗанов, Фоат Галимуллин, Искәндәр Гыйләҗев, шулай ук галим-педагогның хезмәттәшләре, шәкертләре чыгыш ясады. Төрки әдәби мирасын өйрәнүдәге казанышлары өчен Х.Миңнегулов Төрксой халыкара төрки мәдәнияте оешмасы Генераль секретаре Дүсен Касеинов тарафыннан «Мәхтүмколый» медале белән бүләкләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading