16+

«Газеталарның барысын да җыеп барам»

«Татмедиа» җәмгыяте чыгарган газета-журналларга иң күп язылучылар арасында «Язылучыга Ipad» акциясе игълан ителгән иде. җиңүчегә Ipad, тагын илле кешегә китаплар вәгъдә ителде.

«Газеталарның барысын да җыеп барам»

«Татмедиа» җәмгыяте чыгарган газета-журналларга иң күп язылучылар арасында «Язылучыга Ipad» акциясе игълан ителгән иде. җиңүчегә Ipad, тагын илле кешегә китаплар вәгъдә ителде.

Татар телендә нәшер ителүче иң күп газета-журналларны алдыручыларның берсе - Казаннан Флера Закирова. Ул вәгъдә ителгән китап иясе. Күп укуы турында хәбәрдар булганга, әңгәмәдәшемнең киң күңелле, ачык йөзле булуына шигем юк иде, әлбәттә. Флера ханым белән аралаша башлауга, ялгышмавыма инандым.
Ул Казанда туып үскән, чорында бердәнбер булган 35 нче татар мәктәбен тәмамлаган.
- Әдәбиятне бала чактан яраттым. Сугыштан соңгы еллар, әтиебез яраларыннан савыга алмады, үлеп китте, шуңа күрә укуымны бу юнәлештә дәвам итә алмадым. Күңелгә салынган йоткысы гомергә җитәрлек булган, күрәсең, гел укырга яраттым һәм гомер буе хат ташучылар һөнәренә кызыгып яшәдем. Алар барлык матбугат белән укып таныша алалар дип уйлый идем. Лаеклы ялга чыккач, сортировка бүлегенә эшкә урнашыйм, дип тә йөргән идем әле, - ди Флера ханым.
Аның өчен һәр газета, журнал, китап искитмәле зур байлык, мәгълүмат чыганагы. Үзе укып чыкканнан соң да, бер битен дә әрәм итмәү яклы ул.
- Пөхтәләп җыйнап куям да, инде моны кемгә бирим икән, дип баш ватам, - ди укучыбыз. - Ташларга әрәм, йөрәгем кушмый. Базарда эшләүче таныш хатынга алып баргалый идем, әйбер төрергә булса да ярый ул, дигән сүз ычкындырды да күңелем кайтты.
Кызганыч, Флера ханым фотога төшәргә теләмәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading