16+

ГМО: зыянлымы, файдалымы яки ансыз да яшәп булмыймы?

Соңгы вакытта дөньякүләм билгеле галимнәр генә түгел, хәтта Казан белгечләре дә кеше организмында ГМО тәэсире турында «чәкәләшә» башлады. Берәүләр, ул кешедә яман шеш бар­лык­ка китерә, хатын-кызларны баласыз калдыра, дип чаң сукса, икенчеләр исә, бу фәннең алга китеше дип, ГМОны күккә чөя. Кемгә ышанырга?

ГМО: зыянлымы, файдалымы яки ансыз да яшәп булмыймы?

Соңгы вакытта дөньякүләм билгеле галимнәр генә түгел, хәтта Казан белгечләре дә кеше организмында ГМО тәэсире турында «чәкәләшә» башлады. Берәүләр, ул кешедә яман шеш бар­лык­ка китерә, хатын-кызларны баласыз калдыра, дип чаң сукса, икенчеләр исә, бу фәннең алга китеше дип, ГМОны күккә чөя. Кемгә ышанырга?

Гади халык галимнәрнең бәхәсләрен көтеп тора алмый: ГМОлымы ул, ГМОсызмы көн саен кибет киштәләреннән ризык алуын дәвам итә.

ГМО - гены моди­фи­ка­ция­ләнгән (үзгәртелгән) организм. Ул бер организмның генын икенчесенә (үсемлекләргә, микроорганизмнарга, хайваннарга) күчерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Башта ук ГМО үсемлекләрнең уңышы артсын, авыруларга чыдам булсын өчен булдырылган. Бер сүз белән әйткәндә, галимнәрнең максатлары - аз чыгымнар белән күп керем алу була. Американың «Монсанто» оешмасы мондый төр ризыкларны беренчеләрдән булып җитештерә башлый. Ни гаҗәп, оешма моңарчы хәрби юнәлештә эшләгән, кораллар җитештергән. Шуңа да ГМОга каршы булган галимнәр аны озак еллардан соң тәэсир итәчәк биологик корал, дип атыйлар.

ГМО җиләк-җимеш, яшел­­чәләрдән алып казылык, консерва кебек ит ризыклары составында да булырга мөмкин. Бүгенге көндә кибеттә сатылган һәм балалар яратып ашаган Kit-Kat, Snickers, Milky Way, Twix шоколадлары, Nesquik шоколад эчемлеге, Lays бәрәңгеләре, Pepsi, Coca-Cola эчемлекләрен җитештерүчеләр рәсми рәвештә үзләренең ГМО куллануларын билгеләде инде. Россиядә мондый товарлар ГМО тамгасы белән сатылырга тиеш.

Республикада ГМО кулланышын Роспотребнадзор кулы астында эшләүче Татар төбәкара ветеринария лабораториясе контрольдә тота. Әлеге лабораториянең эшчәнлеге 80нче еллардан башлана. Элек ул бары тик кош авыруларын тикшерүгә юнәлгән булса, 2005 елдан, Россельхознадзор составына кушылу сәбәпле, туфрак, чәчүлек орлык тикшерү эшенә дә керешә. Хәзер исә биредә ГМО буенча да тикшеренүләр үткәрелә.

- Федераль күзәтчелек органына кушылу безгә федераль Россия күләмендәге төрле программаларда катнашырга мөмкинлек бирде. Алар ярдәмендә соңгы ике елда без 52 миллионлык сыйфатлы җиһаз алуга ирештек. Бу җиһазлар азык-төлек һәм терлек азыгын тикшерүгә юнәлтелгән. Иң зур казанышыбыз - 2016 ел эчендә гены модификацияләнгән организмнарны ачыклауга юнәлгән бүлек булдырдык. Бирегә тагын 30 миллионлык җиһаз кайтартырга торабыз, - ди Татар төбәкара ветеринария лаборатория­се директор урынбасары Айдар Садриев.

Лаборатория хезмәткәрләре, бер тавыштан: «иркенләп сулап куйдык», -ди. Чөнки яңа бүлек төзелү иң беренче чиратта белгечләргә иркенләп эшләргә ярдәм итә. Хәер, лаборатория моңарчы да гены үзгәртелгән ризыкларны ачыклый иде. (Тикшерүләр 2007 елдан бирле бара.) Тикшерү өчен лабораториягә макарон, кондитер ризыклары, алкоголь, чәй, тәмләткечләр, йомырка, сөт, яшелчә, җиләк-җимешләр, хәтта печән, силос, сенаж һәм комбикормага кадәр китерергә мөмкин.

- Узган елны республикабызның бер хуҗалыгында бозаулар өчен булган азыкта ГМО ачыкладык. Җитештерүчесе - Германия. Әле ул вакытта үз лабораториябез тулысынча эшләми иде, шуңа да азыкның пробасын Мәскәүгә җибәрдек. Ахыр чиктә бу җитештерүче ­Россия Федерациясе территориясенә үз товарын кертү хокукыннан мәхрүм булды, - ди Айдар Садриев.

Хәзер исә тикшеренүләрнең барлык этабы Казанда гына уза. Ничек ачыклыйлар соң ул ГМОны?
Башта пробада гены үзгәртелгән организм бармы-юкмы икәнен ачык­лыйлар. Булган очракта да Россия «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә, аның күләме 0,9 проценттан артмаска тиеш. Соңыннан «Идентификация линии ГМО» дигән тикшеренү үткәрелә. Биредә Россиядә тыелган һәм рөхсәт ителгән ГМОларны ачыклыйлар.

Рөхсәт ителгән ГМО булгач, димәк, ул организм өчен ул кадәр зыянлы түгел, диярсез бәлкем. Галимнәр үзләре дә әле ГМОны тулысынча өйрәнеп бетермәгән. Аның зыянын ачыклау өчен берничә дистә ел таләп ителә.

- Без - ветеринария лабораториясе. максатыбыз - ГМОның бармы-юкмы икәнен ачыклау гына. Ләкин биология өлкәсендә белгеч буларак шуны әйтә алам, республикабыз ГМОсыз җитештерелгән үз ризыклары белән дә халыкны туендыра ала. Безгә чит илдән азык-төлек кертү кирәкми. Без болай да аграр республика, - диде Айдар Садриев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading