16+

Граффити сәнгать кенә түгел, ул спорт та!

Тирә-якта аңкыган балонлы буяу исе башны әйләндерә, битеңә яшелле-кызыллы «сипкелләр» сибелгән, чәчләреңә «кар бөртекләре» яткан, кулларың төрле төскә кергән. Шушы мизгелдә синнән дә бәхетлерәк кеше юктыр, чөнки синең чираттагы «шедевр»ың, синең иҗат җимешең тагын бер шәһәр капкасында үз эзен калдырды. Бу вакытта син үзеңне, иҗатыңны мәңгелек итеп хис итә башлыйсың....

Граффити сәнгать кенә түгел, ул спорт та!

Тирә-якта аңкыган балонлы буяу исе башны әйләндерә, битеңә яшелле-кызыллы «сипкелләр» сибелгән, чәчләреңә «кар бөртекләре» яткан, кулларың төрле төскә кергән. Шушы мизгелдә синнән дә бәхетлерәк кеше юктыр, чөнки синең чираттагы «шедевр»ың, синең иҗат җимешең тагын бер шәһәр капкасында үз эзен калдырды. Бу вакытта син үзеңне, иҗатыңны мәңгелек итеп хис итә башлыйсың....

Башкалабыз урамнарында рәсемнәр белән чуарланып беткән диварларга һәркемнең игътибар иткәне бардыр. Бу - граффити белән шөгыльләнүчеләрнең иҗат җимешләре. Шулай итеп, граффити акрын адымнар белән Казанга да үтеп керә. Стереотиплардан арына алмаган өлкән буын әлеге сәнгатьне «вандаллык» дип санаса, инновация яклы яшьләр граффитига Мона Лиза сурәтенә табынган күк баш ия.
«А + Б»дан башланып киткән сәнгать
Кем генә беренче мәхәббәт утында янган вакытта «фәлән+фәлән=мәхәббәт», дип, парта өсләрен, дәфтәр битләрен, күршесенең капкасын буяп тутырмаган икән?! Әнә шул яшьлек юшкыны күп кенә егет-кызларыбызда граффитига да мәхәббәт уяткан инде. Граффити сәнгатенең нәкъ менә капкадагы сурәтләрдән башланып китүе беркемгә дә сер түгел бит.
Әлеге сәнгать белән мин Казанга укырга кергән көннән бирле таныш. Баштарак чуар-чуар, аңлашылмаган рәсемнәр гаҗәпләндерә һәм бераз куркыта да иде. Тора-бара серле сурәтләр үзенә җәлеп итә, сокландыра башлады.
Рәсем дәресеннән кала, үзлегемнән бер тапкыр да кулыма пумала белән буяу алмасам да, стрит-арт сәнгатенә тартылуымның һәвәскәр кызыксыну гына булып калуын теләмәдем. Татар тотып карамыйча ышанмый, диләр бит. Милли менталитетымны күздә тотып, граффити сәнгатенең «кухнясы» белән танышырга, үземне әлеге иҗат төрендә сынап карарга булдым. «Zнамя» граффити клубына барып керүемнең дә сәбәбе шул иде.
«Zнамя»ның беренче адымнары
Әлеге клубны оештыручы Алексей Рязанов һәм Фәрхәт Заһидуллин «стрит-арт белән озак еллар шөгыльләнә. Егетләрнең граффитига мәхәббәте эзсез калмый, алар белән «Подросток» балалар һәм яшүсмерләр клубы кызыксынып китә. Башта түгәрәк рәвешендә генә оештырылырга тиешле проектны, барлык мөмкинчелекләрне күзаллап, клуб форматында эшләргә, дигән фикергә киләләр. «Подросток»та әңгәмә узгач, граффити клубы җиң сызганып эшкә керешә.
Нәкъ менә шул вакытта Алексей белән Фәрхәт клуб ачуның җиңел эш түгел икәненә төшенә. Документлар белән эшләү дә, реклама тарату, укучыларны җәлеп итү дә тулысынча егетләр өстендә була. Әле клубка бирелгән бүлмәне дә кеше рәтенә кертәсе бар бит. Ремонт та озак көттерми. Бераздан бүлмәнең буш диварларында берсеннән-берсе матуррак граффити рәсемнәре барлыкка килә, бүлмә яшел үләнне хәтерләткән келәм, төрле төстәге кәнәфиләр, өй җылылыгы биреп торучы мендәрләр белән җиһазландырыла.
«Рәсемне теләсәң утырып, теләсәң ятып яса!»
«Безнең төп максат - клубны ирекле форматта эшләү. Укучылар, дәрескә килгәч, үзләрен өйләрендә кебек тойсын өчен тырышабыз. Күңелеңдә гармония, ирек булганда гына иҗат белән шөгыльләнеп була. Бездә рәсемне теләсәң утырып, теләсәң ятып ясый аласың. Мәктәп режимыннан болай да туйган инде. Үзебез дә кайчандыр парта артында утыра идек бит. Үзәккә үткән күңелсез дәресләрнең ни икәнен беләбез», - дип сөйләде «Zнамя» клубының граффити укытучысы Алексей Рязанов.
Клуб аудиториясе әзер булгач, укучыларны җәлеп итү процессы башлана. Егетләр мәктәпләргә йөри, листовкалар тарата. Проектларын замана яшьләренең уң кулы булган интернет челтәре аша да пропагандалыйлар.
Бүген клуб, укучыларын иҗат киңлекләре белән илһамландырып бар көченә эшләп килә. Шимбә һәм якшәмбедән кала, аның ишекләре көн саен ачык. Дәресләргә йөрү графигын да укучылар үзләре төзи. Ерак районнар атнасына 1-2 тапкыр укыса, якын-тирәдәге укучылар көн саен килеп йөри икән. Дәрескә барлыгы 8 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле 15 бала йөри. Балонлы буяуга кытлык юк икән - оештыручылар барысы белән дә тәэмин итә.
Укучылар дәресләрне клубның дүрт дивары арасында гына уздырмый. Алар, Казан урамнарында ясалган граффитилар белән танышып, экскурсияләрдә үзләренә яңадан-яңа илһам чыганаклары эзли. Клуб тәмәке, алкоголь, наркотикларга каршы чаралар да үткәрә. Шулай итеп, яшьләр, урам сәнгате аша, сәламәт яшәү рәвешен үзләштерә.
«Чәйнек»ләрне дә рәсем ясарга өйрәтәбез!
Клубка төрле кеше йөри, аларның рәсем ясау дәрәҗәсе дә төрле. Шуңа күрә, укытучылар һәр укучыга шәхси якын килергә тырыша. Минем граффити буенча беренче дәресем булганга, әлеге иҗат төренең килеп чыгышы турында лекция тыңладым. Әлеге сәнгатьтә кулланылышта булган шрифтлар белән таныштым. Алган теоретик белемнәремнән башым шартлар дәрәҗәгә җитсә дә бирешмәдем. Минем бит әле граффити ясарга өйрәнәсем бар, дип, күңелем канатланып торды.
Граффити ясый башлаганчы, аның төп төшенчәләре белән дә танышырга кирәк. Стрит-артның тагын бер мөһим таләбе - үзен граффитчы дип санаган һәр кешенең дә кушаматы, ягъни «нигы» («Nick»гы), булырга тиеш! Граффитчылар өчен «ник»тан да кадерлерәк сүз юк икән. Һәр ясаган рәсемнәре астына да алар шулай кул куя. Үзеңә «ник» уйлап тапкач, шул исемне махсус шрифтлар белән ясарга өйрәнәсең. Граффитига беренче адымнар да шуннан башлана.
Бер медальнең ике ягы
Граффити сәнгате берничә төргә бүленә. Беренчесе белән хулиган граффитчылар шөгыльләнә. Граффитиның бу төре «Бомбинг» дип атала. Инглиз телендә «бомба» сүзен аңлата. Ул - кыска вакыт аралыгында шәһәрнең тыелган, кеше күп йөри торган җирләрендә ясала торган экстремаль сәнгать төре. «Бомбинг» сәнгать кенә түгел, ул әле спорт та. Ярамаган җирдә рәсем ясаганда күпме адреналин барлыкка килә! Граффитчылар аны нәкъ менә шуның өчен яраталар да инде. Граффитиның бу төре белән, гадәттә, дан казану өчен шөгыльләнәләр», - дип сөйли Алексей.
Гадәттә, граффитиның асылына төшенеп җитә алмаган кешеләрнең, ялгыш юлга кереп, вандаллык белән мавыгып китү очракларын да күзәтеп була. Граффити клубы оештыручыларының моңа карата үз фикере бар. «Граффити - безнең өчен сәнгать. Ә сәнгать кешеләре вандаллык белән шөгыльләнми! Алар матурлык яклы!» - ди алар.
Граффитиның рәсмиләштерелгән төре «Writing» дип атала. Аны граффити белән профессиональ шөгыльләнүчеләр ясый. Бүген «Writing» дизайн өлкәсендә киң таралган.

- Граффитиның тамырлары хип-хопның туган ягы АКШка барып тоташа. Шуңа күрә, әлеге сәнгатьнең терминнары инглиз телендә. Барлыкка килгән чорда аның төп максаты хакимият, җәмәгатьчелек фикеренә каршы килү, төссез «масса»дан аерылып чыгу була.
- Үткән җәйдә Татарстанда беренче тапкыр «Like It. Art» исемендәге халыкара стрит-арт фестивале узды. Фестивальдә Италия, Польша, Бельгия һ.б. чит ил вәкилләре катнашты. Шундый зур чаралар үткәрелгәннән соң, Казаныбызда граффитиның яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр күк артуы гаҗәп түгел инде.


«Zнамя» клубы граффитчылары

Фәрхәт Заһидуллин (Deep):

«Рәсем сәнгате белән кече яшьтән үк «җенләнәм». Мәктәптә укыганда Казанның 5 нче, аннан 1 нче сәнгать мәктәбендә белем алдым. Бүген мин - Казан милли тикшеренү технология университетының (КМТТУ) дизайн бүлеге студенты. Граффити белән кызыксынуыма 2000 нче елларда шөгыльләнә башлаган хип-хоп культурасы тәэсир итте. Граффити - үземне күрсәтү, ачу чарасы. Бүген мин, нигездә, «стрит-арт», рәсем, иллюстрация, дизайн белән шөгыльләнәм. Граффити - үз стилемне табарга ярдәм иткән, эшчәнлегемне киңәйткән, алга таба үсәргә ярдәм иткән бер баскыч».


Алексей Рязанов (Merz):

«Бәлки бик баналь сүз әйтермен, ләкин минем өчен граффити - ул яшәү мәгънәсе. Үземне хәтерләгәннән бирле мин нәрсә дә булса ясый идем. Күңелсезрәк дәресләрдә дәфтәр битләре, парта өсләре символлар белән тула иде. Минемчә, рәсем ясау акыл эшчәнлеген яхшырта, фантазияне баета. Граффити белән даими рәвештә 6 ел шөгыльләнәм.
Кечкенә вакытта әти-әни белән шәһәр читендәге бакчабызга йөри идек. Анда барганда тимер юл тирәсендә берсеннән-берсе матуррак, ниндидер серлелек ярылып яткан рәсемнәрне күзәтә идем. Шул матурлыкка сокланып, миндә дә күңелемдә яралып килгән хис-тойгыларымны рәсем аша җиткерәсе килү теләге уянды».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading