16+

Грипп тимәс димә

Соңгы атнада Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда да грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә. 200дән артык мәктәп карантинга ябылган.

Грипп тимәс димә

Соңгы атнада Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда да грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның артуы күзәтелә. 200дән артык мәктәп карантинга ябылган.

Татарстан Республикасында да авыручылар соңгы атнада күбәеп китте. Бер атна эчендә, 3-9 мартта, республикада кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән чирләүче 23928 кеше теркәлгән, халык арасында авыру дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 13,3 процентка түбәнрәк. Үткән атна белән чагыштырганда, авыручылар 0,5 процентка арткан. Казанда исә әлеге вакыт эчендә 10743 кеше авырып киткән. Биредә халык арасында авыру дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 22,9 процентка югары, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе.
Шунысын билгеләп үтик, яз башында сәламәтлекне аеруча да кайгырту сорала, чөнки талчыккан, иммунитеты какшаган организм бу вакытта авыруларга бик нәзберек. Өстәвенә, һава температурасы да гел уйнап тора: кич һәм төнлә белән салкын, көндез янә җылыта, нәтиҗәдә, салкын тию үзен озак көттерми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading