16+

Хабаровскидагыларга 5 млн 870 мең сум акча җыелган

Казан хакимияте Хабаровск краена ярдәмгә дигән әйберләр төялгән колоннаның беренчесен шушы атнада җибәрергә планлаштыра.

Хабаровскидагыларга 5 млн 870 мең сум акча җыелган

Казан хакимияте Хабаровск краена ярдәмгә дигән әйберләр төялгән колоннаның беренчесен шушы атнада җибәрергә планлаштыра.

Ерак Көнчыгышта булган су басудан соң, ярдәм йөзеннән, Казан каласы җитәкчелеге, башкарма комитеты Хабаровск крае халкына 1 көнлек хезмәт хакын күчергән. Шул рәвешле, Татарстан башкаласы хакимияте «Бөтен ил белән»/«Всем миром» Бөтенроссия акциясенә үз өлешен керткән. «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Лобов, ярдәм мәсьәләсендә, мэр Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, шәһәрдәге эре һәм урта бизнес вәкилләре белән сөйләшү булды, алар да хезмәт хакын җыйды, матди ярдәм әзерләде. Нәтиҗәдә, 5 млн 870 мең сум акча җыелды, бала уенчыкларыннан, җылы киемнәрдән алып җылылык эшләп чыгара торган пушкалар, генераторларга кадәр - барлыгы 1 млн 280 мең сумлык иң кирәкле товар тупланды, дип сөйләде. «Городское благоустройство» муниципаль унитар предприятиесе җылы, коры складын шушы әйберләрне саклауга биреп торган. «Хабаровск краендагы халык кышны уңышлы гына уздырсын өчен, бу атна ахырына матди ярдәмнең беренче партиясен җибәрү планлаштырылды», - дип белдерде Александр Лобов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading