16+

«Халык контроле»ндә ниләр бар?

Газетабызның узган саннарының берсендә без республикада «Халык контроле» дип исемләнгән интернет-сервис эшләп килүе хакында хәбәр иткән идек. Татарстанлылар нәрсәләрдән зарлана икән соң?

«Халык контроле»ндә ниләр бар?

Газетабызның узган саннарының берсендә без республикада «Халык контроле» дип исемләнгән интернет-сервис эшләп килүе хакында хәбәр иткән идек. Татарстанлылар нәрсәләрдән зарлана икән соң?

Бүгенге көнгә «Халык контроле»нә барлыгы 2224 электрон хат-хәбәр килгән. Игътибар итсәк, иң еш зарланган темалар түбәндәгеләр: тротуарларның һәм юлларның начар хәлдә булуы, электр баганаларындагы утларның вакытында кабызылмавы, чүп-чар өемнәре барлыкка килү, юл кагыйдәләрен билгеләүче тамгаларның бер-берләренә каршы килү очраклары арту, кайбер җирләрдә яңа төрле уен автоматлары барлыкка килү. Соңгы арада гражданнар кесә телефоннарының начар тота башлауларыннан, ишегалларындагы балалар уйный торган мәйданчыкларның тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылмавыннан, шәһәрдәге җәмәгать урыннарында коляскалы инвалидлар, арбалы балаларны йөртү өчен ясалган махсус «пандус»ларның начар хәлдә булуыннан зарлана икән.
Рейтингта иң еш зарланучылар - казанлылар: 1584 хат. Районнарда зарланучылар аз яки кайберләрендә бөтенләй дә юк (Чирмешән, Сарман, Чүпрәле, Буа һәм Әтнә районнары). Булса да, аларныкы күбесенчә авыл хуҗалыгы өлкәсенә карый яки юлларга кайтып кала. «Халык контроле»ндә бер татар телендәге хат та бар. Ул 26 июль көнне Теләче районындагы Олы Мишә авылыннан «Авылыбыз өлкәннәре исеменнән» килгән. Эчтәлеге түбәндәгечә: «Исәнмесез! Сезгә Олы Мишә авылыннан язабыз. Авыл халкы суга тилмерә. Ярты авылга иртә жәйдән бирле бер тамчы су килми. Ә көнаралаш бөтен авылда да юк. Югыйсә ай саен суга түләп киләбез, өстәмә насоска дип тә жыялар, тик суга гына куанган юк. Авылда олы яшьтәге карт-корылар да бар!» Интернетта бу хатка тагын 16 кеше теләктәшлек белдергән. Статусы: «эшләнүдә». Сайттан күренгәнчә, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы күрсәтмәсе нигезендә, бу мәсьәлә белән Теләче муниципаль районы башкарма комитеты шөгыльләнергә тиеш. Олы Мишә җирле үзидарәсенә шалтыраткач, җирле үзидарә советы секретаре Илүсә Фәтхуллина: «Бүгенге көндә Олы мишәлеләрнең өйләренә су килә», - дип белдерде.
Татарстанда «Халык контроле» эшли башлагач, дәүләт оешмалары гади халыкка йөз белән борылды. Интернеттан күренгәнчә, бер генә сорау да түрәләргә ирештерелмичә калмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading