16+

Халыкка биш комлык кына аз

Казан шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, башкалада узган җәйдә рәсми рәвештә «Локомотив», «Изумрудное», «Комсомольское», «Глубокое» һәм «Елга аръягы» комлыклары эшләгән. Коену чоры дәвамында 36 кешедән торган «ОСВОД» отряды су өслеген күзәтчелектә тоткан. 30 һәлакәт очрагы булдырылмый калынган, суга бата башлаган 11 кеше коткарылган. «Казанда 150 табигый...

Казан шәһәренең гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, башкалада узган җәйдә рәсми рәвештә «Локомотив», «Изумрудное», «Комсомольское», «Глубокое» һәм «Елга аръягы» комлыклары эшләгән. Коену чоры дәвамында 36 кешедән торган «ОСВОД» отряды су өслеген күзәтчелектә тоткан. 30 һәлакәт очрагы булдырылмый калынган, суга бата башлаган 11 кеше коткарылган. «Казанда 150 табигый һәм ясалма булдырылган сулык бар. Су коену өчен көйләнелмәгән участокларда, кызганыч ки, быел 20 кеше батып үлде. Аларның күбесе 30-50 яшьлекләр иде. Таныш булмаган урыннарда һәм спиртлы эчемлек кулланган килеш суга керергә ярамый. Шулай ук көзге һәм язгы якта боз өстендә йөрү дә хәвефле. Казанда 1 миллионнан артык кеше яши, моның кадәр халыкка 5 комлык кына аз. Чабокса тирәсендә дә комлык оештырып булыр иде», - диде Фердинант Тимурханов.
Мэр Илсур Метшин: «Әйе, җәйге чордагы сулыклар гына түгел, кышын боз өслеге дә хәвеф чыганагы. Күбесенчә, балыкчылар йә бозда агып китәләр, йә баталар. Балыкчыларга, «бозга кермә», дип әйтү мәгънәсез, ә балаларга әле тәрбия үткәрергә була һәм кирәк», - дип, аңлату-кисәтү чаралары үткәрергә кушты. Мэр Казансу елгасында нәшрият бинасыннан яңа төзелүче футбол стадионына кадәрге кишәрлектә комлык оештыру мөмкинлеген әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading