16+

Хезмәт базарында кайсы һөнәрләр кирәк?

Илдәге демография шуны күрсәтә, 2020 елга кадәр Россиядә халык саны кимүгә таба барачак. Шул ук вакытта эшче кулларга кытлык барлыкка килә бара.

Хезмәт базарында кайсы һөнәрләр кирәк?

Илдәге демография шуны күрсәтә, 2020 елга кадәр Россиядә халык саны кимүгә таба барачак. Шул ук вакытта эшче кулларга кытлык барлыкка килә бара.

Татарстанда үз һөнәрен яхшы белгән белемле кадрлар җитмәү проблемасы көннән-көн алгы планга чыга. Чөнки киләчәктә Инноградта - 30 мең, «Яңа Тура» технополисында - 25 мең, «Алабуга» махсус икътисади зонасында 17 мең эш урыны барлыкка килер дип көтелә.
Татарстанда иң кирәкле булган 190 һөнәрне аерып чыгарганнар. Димәк, уку йортларында да бу белгечлекләрне әзерләүгә аерым игътибар биреләчәк. Бу исемлеккә күз салсаң, киләчәктә республикага югары белемлеләр түгел, ә училище һәм техникумнарны тәмамлаган урта һөнәри белемгә ия булган белгечләр кирәк булачагы күзгә күренеп тора.
Республикабызда иң кирәкле, иң оптималь булган беренчел һөнәрләр түбәндәгеләр: токарь, слесарь, сатучы, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы, ташчы, бетон ясаучы, юлларны төзекләндерүче. Икенче төркем: менеджер, полиция хезмәткәре, балалар бакчаларына тәрбияче, инженер, медицина хезмәткәре, иминиятләштерү агенты, инспектор.
Тагын шуны да игътибарга алырга кирәк, эш таба алмаучыларның күбесе югары белемгә ия. Укыган белгечлекләре буенча эшкә урнаша алмаучыларның зур өлеше - икътисадчы, юрист һәм менеджерлар. Техникум яки училищеларны тәмамлагач эш таба алмаучылар - техник, бухгалтер, икътисадчы, пешекче, электромонтер, лаборант, штукатурчылар.
Ә гуманитар белгечлеккә укыганнарның эш таба алмаучылар исемлегенә кермәвенең төп сәбәбе - аларның 70 проценты сайлаган һөнәрләре буенча эшләми.
Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова билгеләп үткәнчә, Татарстанда эшче куллар җитми. Мәсәлән, быел мәктәпне барлыгы 20 мең укучы тәмамлаган. Бу сан елдан-ел кимегәннән-кимүгә генә таба бара. Шулай булгач, алдагы берничә елда пенсия яшендә булмаган, әмма беркайда да эшләмәүче эшкә яраклы халыкны кирәкле һөнәрләргә җәлеп итәргә туры килер, мөгаен. Җитмәсә, тагын бер өлеш эшче кулларны чит өлкәләрдән һәм чит илләрдән (БДБ илләре) тупларга җыеналар. Ләкин шул ягы да бар - читтән килгәннәрне Универсиада объектлары һәм башка шуның ише төзелеш тирәсендәге эшләр генә кызыксындыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading