16+

Хөкемгә тартылу-тартылмау турындагы белешмәне кайдан алырга?

Хөкемгә тартылу-тартылмау турындагы белешмәне кайдан алырга?

Укытучы булып эшкә урнашып йөрим. Медицина тикшерүеннән тыш, хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә дә алып килергә куштылар. Аны кайдан, кайсы көннәрдә алып була? Ул түләүлеме? Ничә сум? Барысын да тәфсилләп, аңлатып язсагыз иде.

Айсылу Җиһаншина, Казан.

Хөкемгә тартылу-тартылмау турында һәм җинаятьчелек өчен эзләнү яки эзләнүләрнең тукталуы турында белешмә Эчке эшләр министрлыгының мәгълүматлар базасында тупланган. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати үзәге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәтләр полковнигы Дмитрий Гаделшиннан алынган мәгълүматлар буенча, әлеге белешмәне берничә юл белән алырга була: Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмати үзәгенә барып, гариза тапшырырга мөмкин. Ул Казан шәһәре, Карл Фукс урамы, 3а/22 йортында урнашкан. Халыкны дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә - сәгать 9дан 17.00гә кадәр, шимбә 12.00гә кадәр кабул итәләр. Чәршәмбе, якшәмбе - ял көннәре. Күпфункцияле үзәкләрдә дә әлеге документны алу өчен гариза тапшырырга була.

Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша махсус форманы тутырып та, белешмә алу өчен гариза юлларга мөмкин. Моның өчен www.gosuslugi.ru сайтына кереп теркәлергә, шәхси битеңне булдырырга, электрон бланк тутырырга, кирәкле документларның электрон вариантларын тупларга, сканер аша электрон гаризаны әзерләргә кирәк. Электрон формада тапшырылган гаризалар тизрәк - 15 көн эчендә карала. Ә үзәккә барып гариза бирсәң, белешмә 30 көн эчендә әзерләнә. Әлеге документ кирәк кешегә бушлай бирелә, белешмә өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәк түгел. Әгәр белешмәне өч ай эчендә килеп алмасаң, ул гамәлдән чыга, гаризаны кабат тапшырырга кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading