16+

«Хәрби сер» чишелде

Ниһаять, Россиянең яңа хөкүмәт структурасы «хәрби сер» булудан туктады. Министрларның яңа составы белән киң җәмәгатьчелекне атна башында таныштырдылар.

«Хәрби сер» чишелде

Ниһаять, Россиянең яңа хөкүмәт структурасы «хәрби сер» булудан туктады. Министрларның яңа составы белән киң җәмәгатьчелекне атна башында таныштырдылар.

Миңнеханов безне ташламаячак
Соңгы көннәрдә халык күңеленә «Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны, йә вице-премьер, йә авыл хуҗалыгы министры вазифасына билгеләп, Мәскәүгә алып китүләре бар», - дигән шөбһәле сорау тынгылык бирмәде. Шөкер, Президентыбыз Татарстанда үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ә авыл хуҗалыгы министры итеп Чуашстан Республикасының элеккеге башлыгы Николай Федоров билгеләнде. Премьер-министр урынбасарлары элеккечә җидәү: Игорь Шувалов (беренче урынбасар), Дмитрий Рогозин, Дмитрий Козак һәм Александр Хлопонин үз урыннарын саклап калдылар; бу вазифа Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары булган Ольга Голодецка, әлегәчә Президентның икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшләгән Аркадий Дворковичка һәм хәзер хакимият аппараты җитәкчесе булып та эшләргә алынган, элекке Кремль администрациясе рәисе урынбасары Владислав Сурковка да йөкләнде.
Медведев әйтүенчә, министрлыкның дүрттән өче - яңа кешеләр. Путин хөкүмәтнең яңа составына: «Дөнья икътисадында вазгыять шактый катлаулы, сезгә шул шартларда Россиянең үсеш программасын гамәлгә ашырырга туры киләчәк», - дип, уңышлар теләде. Сүз уңаеннан, икътисади үсеш министры итеп әлегәчә хөкүмәтнең икътисад һәм финанс департаментын җитәкләгән Андрей Белоусов билгеләнде. Ә элекке икътисади үсеш министры - 49 яшьлек Уфа кызы Эльвира Нәбиуллинабыз РФ Президентының ярдәмчесе булачак. Элекке министрлар арасында үз урыннарын Сергей Лавров, Анатолий Сердюков, Антон Силуанов, Виталий Мутко һәм Александр Коновалов саклап калдылар.

Элемтә министры үзебезнеке
«Сәясәт» фонды президенты Вячеслав Никонов фикеренчә, Россия идеологик түгел, ә профессиональ хөкүмәт төзеде. Шуңа күрә дә бу үзгәрешләр хәзерге курстан аермалы, көтелмәгән кискен борылышларга китерер дип булмый.
Һөнәри осталык ягыннан яңа элемтә министры итеп билгеләнгән 29 яшьлек үзебезнең Казан егете, өч бала атасы Николай Никифоровка исә аерым тукталу кирәктер. Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры итеп билгеләнгәнче, егетебез Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып хезмәт итте. Әлеге постта соңгы эше итеп Татарстанның «Народный контроль» системасын гамәлгә ашырды. Бу «интернет-зарлану китабын» әле берничә көн элек кенә презентацияләгән булсалар да, халык моң-зарлары белән uslugi.tatar.ru дәүләт хезмәте порталында инде апрель башыннан ук уртаклаша башлаган иде. Моннан тыш Никифоров башлангычы белән Татарстанның электрон хөкүмәте барлыкка килә. Аның ярдәмендә республика халкы өеннән чыкмый гына министрлык һәм ведомстволарга мөрәҗәгать итә ала. Соңрак ул Россиянең «Ачык хакимият»е өстендә эшләячәк хезмәт төркеменә дә эләгә. Үзендә иң заманча технологияләрне тупларга тиешле ИТ-авыл «Казан иннополисы»ның кураторы да була. 2004 елда КДУның икътисад факультетын тәмамлаган егет 23 яшьлек вакытында ук мәгълүмати технологияләр буенча ТР Премьер-министрының киңәшчесе булып эшли. 2009 елда аның исеме РФ Президенты төзегән Россиянең «иң яхшы мең кадры» составына эләгә.

Без Мәскәүдән ким түгел...
Кадрлар үзгәрешләре Татарстаныбызда да бара. «Дальний» вакыйгаларыннан соң ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров вазифаларыннан азат ителгән иде. Инде аны ТР Премьер-министр урынбасары итәчәкләр. Ул яңа вазифада Хөкүмәт куркынычсызлыгы, шул исәптән Казанда 2013 елда Универсиада үткәргәндә хокук саклау органнары эшчәнлегенә күзәтче булачак. Сүз уңаеннан, РФ эчке эшләр министры итеп әлегәчә Мәскәү шәһәре буенча эчке эшләр идарәсе үзәге башлыгы булган Владимир Колокольцев билгеләнде. Рәшит Нургалиевкә исә РФ Куркынычсызлык шурасы сәркатибе Николай Патрушевның урынбасары вазифасы йөкләтелде. Әлегәчә ТР премьер-министры урынбасары булган Зилә Вәлиева ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы» дәүләт бюджет учреждениесе белән җитәкчелек итәчәк. Моннан тыш бездә Энергетика министрлыгы да юкка чыгарылды. Гаҗәп... Энергетика министры Илшат Фәрдиев хәзер «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading