16+

Хәтер көне берләштерде

Узган шимбә вакыйгаларга иң бай атна азагы булгандыр, мөгаен. Бу көнне, коеп яңгыр явуга карамастан, мэриянең «Яшел рекорд» программасы старт алу уңаеннан, шәһәребезнең 50 мәйданында агач утырту эше кайнагандыр дип беләм. «Барс медиа» студиясенең исә яшь талантларны кастингка туплаганлыгын ишеттем. Ә указлы имамнар һәм кайбер журналистлар, Казанны ташлап, Уфага -...

Минемчә, әлеге түгәрәк дата урамда, яңгыр астында түгел, ә зур концерт залында олпат шәхесләребезнең чыгышлары, милли-мәдәни чаралар белән үрелеп барып, дәүләткүләм дәрәҗәдәге сыктау көне булырга тиеш булгандыр.
Ирек мәйданына җыйналган халык кулчатырлар астына яшеренгәнгәдерме, быел кеше саны ничектер соңгы елларныкыннан артыграк сыман тоелды миңа. Аеруча яшьләрнең күп булуы, төрледән-төрле әләмнәр муллыгы сизелә иде. Аның каравы, «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы, батыр ата-бабаларыбызны искә алырга килүчеләрнең санын ике йөздән артмады, дип белдерде.
Быелгы матәм чарасының үзенчәлекле мизгелләренә тукталсак, иң әһәмиятлесе шәһид китүчеләргә Сөембикә манарасы янында җеназа намазы укылу булгандыр, мөгаен. Аны оештырган Гомәр хәзрәт Батырша (быел 19 июль вакыйгасыннан соң бер ай төрмәдә утырып чыккан Айрат Шакиров үзен шулай атап йөртә) митинг башында да хөтбә сөйләп, мәрхүмнәр рухына дога кылган иде. Чарага Башкортстанның төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар һәм Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре аеруча күп килгән иде. Татарларга теләктәшлек белдереп, мари, чуаш милләтчеләре һәм «Күк бүре» исемле башкорт оешмасы яшьләре дә катнашты. Тугандаш милләтләр берләшүе янә «Идел-Урал» идеясенең популярлаша башлавына ишарә булды. Митингны «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин һәм татар иҗтимагый үзәге вәкиле Рәүф Ибраһимов алып барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading