16+

Хуш, бушлай багаж!

Моннан соң пассажирларга багаж өчен түләргә туры киләчәк. Сишәмбе көнне Федерация Советы кире кайтармый торган авиабилет алган очракта, багажны бушлай алып баруны гамәлдән чыгару турындагы канунны хуплады. Яңалык, рәсми төстә бастырылып 60 көн узганнан соң, үз көченә керәчәк.

Хуш, бушлай багаж!

Моннан соң пассажирларга багаж өчен түләргә туры киләчәк. Сишәмбе көнне Федерация Советы кире кайтармый торган авиабилет алган очракта, багажны бушлай алып баруны гамәлдән чыгару турындагы канунны хуплады. Яңалык, рәсми төстә бастырылып 60 көн узганнан соң, үз көченә керәчәк.

Әлеге канун нигезендә авиакомпанияләр кулга алына торган йөккә карата үз кагыйдәләрен дә кертә ала. Ягъни алар кулга алына торган йөк 5 яки 10 килограммнан арткан, яки федераль авиация кагыйдәләре исемлегендә булган әсбапларны гына алган (монда портфель, компьютер яки хатын-кыз сумкасы, чәчәк бәйләме, фотоаппарат, видеокамера, компьютер, өске кием һәм зонт) очракта түләү кертә ала. Әмма бу вакытта йөртүче пассажирны багаж һәм кулдагы йөкне алып бару шартлары белән авиабилет алганчы ук таныштырырга тиеш.

Кире кайтару шарты белән билет алучы пассажирга 10 килограммнан кимрәк булмаган багажны бушлай алып бару хокукы саклана. Ләкин Aviasales компаниясенең тышкы коммуникацияләр буенча директоры Янис Дзенис «Реальное время»га биргән әңгәмәсендә 2015 елдан бирле 70 процент билетның кире кайтарылмавы, кайтарылган очракта да зур күләмдә штраф түләргә кирәклеген әйткән.

Белгечләр фикеренчә, кабул ителгән канун каршылыклы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бер яктан, ул авиакомпанияләргә билет бәясен төшерергә ярдәм итәчәк. Россиянең транспорт министры Максим Соколов фикеренчә, әлеге канун кайтарып булмый торган билет буенча тарифны 10-20 процентка киметергә мөмкин. Икенче яктан, үзгәрешләрнең пассажирларга күңелсез сюрпризлар әзерләве бар - көздән Россия авиакомпанияләре багаж өчен теләсә нинди бәя куярга мөмкин.

Белгечләр әйтүенчә, моннан соң минималь багаж белән очканнар да акча түләргә мәҗбүр булачак. Шул ук вакытта Европада, мәсәлән, кечкенә багаж кулга алына торган йөккә санала. Таякның юан башы исә балалары белән ял итәргә очкан гаиләләргә төшәчәк. Шуңа күрә әлеге канун туристлык базарына уңай йогынты ясамас, ди алар. Ә менә бизнес буенча төбәкләрдән Мәскәүгә һәм кире очкан кешеләр өчен билет бәяләре чыннан да арзангарак төшәчәк.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, бүген россиялеләрнең 65 проценты багаж өчен бөтенләй түләгәне юк, 26 процентына бары тик берничә тапкыр гына түләргә туры килгән. Очкан кешеләрнең нибары биш проценты гына багаж өчен еш һәм даими түли икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading